Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әлегә югары күтәрелешне үтмәдек

Бу атнада һава торышы язгы хәрәкәтләрне тизләтүгә этәргеч ясады. Температураның кискен күтәрелүе һәм атна уртасында яуган көчле яңгырлар республиканың кайбер районнарында су басуга китерде. ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышларында барлык муниципаль районнарда видеоконференция режимында су басуга әзерлек һәм аларның нәтиҗәләрен бетерү...

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе, ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов сүзләре буенча, республикада язгы сулар белән хәл сәгать саен үзгәреп тора. Әмма язгы ташуга каршы тору өчен көч һәм барлык чаралар бар. Мөһиме, критик дәрәҗәгә җиткермәскә.

ТР ГО һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия МЧСы Татарстан баш идарәсе начальнигы Рафис Хәбибуллин әйтеп үткәнчә, кече елгаларда хәл көтелгәнчә бармый. Кама аръягы елгаларында су биеклеге кискен күтәрелгән. 10 апрельгә дүрт муниципаль районда 11 торак пунктка су төшкән. Моннан тыш боз кузгалу сәбәпле тагын берничә торак пунктта халыкның яшәеш рәвеше бозылган. Лениногорск, Баулы, Алабуга, Әлки, шулай ук Тукай, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында хәл катлаулы. Үзара эшләүче хезмәтләр эшен җирле янгын сүндерү гарнизоннары оператив группалары яраклаштыра, урыннарда авыр техника эшли.

Безнең районга килгәндә исә, аның территориясе дә ташу көчле чакта объектлар, торак йортларны су басудан иминиятләнмәгән. Дөрес, Кама аръягы районнарыннан аермалы буларак мул су безгә соңрак килә. Кризисның иң югары чиге үтелмәгән әле. Басуларда кар күп, алар күпләп эрегәндә кечкенә елгаларда су күтәрелергә мөмкин. Аларның торышына килгәндә исә, Егорьево авыл җирлеге территориясендәге Каипка елгасы беренче булып үзәненнән чыкты. Күпер алдында боз тыгылу сәбәпле суның Оренбург юлы буйлап таралу һәм аның аша икенче якка омтылу куркынычы бар. Ә инде бу юл капламы юылуга китерергә мөмкин.

Киңәшмә барышында гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе һәм министр барлык хезмәтләргә вакыйганың теләсә нинди борылыш алуына әзер торырга, хәлгә идарә итәргә, кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуны таләп иттеләр. ТР гидрометеорология һәм әйләнәтирә мохит мониторингы идарәсе начальнигы Сергей Захаров алдагы көннәрдә дә температураның күтәреләчәген, кар суларының артачагын әйтеп үтте.

Туган хәлдә халык та уяу булырга тиеш, дип кисәтә Лаеш районы гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары. Һәр хуҗа үз өе, корылмалары яннарын кардан чистартырга, суга юл ачарга, канаулар ясарга тиеш. Су басу куркынычы янаганда тик утыру эш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паводок конференция весна

2
X