Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Россия почтасы" Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт белдерергә чакыра

Россиянең барлык төбәкләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан "Якташлар рәхмәте" Бөтенроссия хәйрия акциясе старт алды.

Россия почталары хезмәткәрләре барлык теләүчеләргә Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котларга, алар адресына котлау открыткалары яки аларны котлап хат җибәрергә тәкъдим итәләр. Моның өчен почта элемтәсенең теләсә кайсы бүлегендә маркаланган открытка яки бәйрәм тематикалы конверт алырга һәм "исемсез" ветеранны котлап үз теләкләрегезне язарга кирәк. Котлау җибәрүче ветераннарның адресларын һәм фамилияләрен белмәскә дә мөмкин, әмма котлауда белдерелгән рәхмәт сүзләре аларның һәркайсына барып җитәчәк: Россия почталары хезмәткәрләре бар котлауларны 9 майга кадәр президент хатлары белән бергә китерәчәкләр.

Хәйрия акциясе үткәрү чорында бөтен ил буйлап почта элемтәсе бүлекләрендә ветераннар адресына котлаулар җыю өчен акция логотибы булган махсус почта ящиклары урнаштырылачак. Акцияне үткәрү вакыты - 2013 елның 9 маена кадәр.

"Якташлар рәхмәте" Бөтенроссия хәйрия акциясе "Россия почтасы" ФГУП тарафыннан икенче ел рәттән үткәрелә. 2012 елда ул Россиянең иң яхшы социаль проектларының берсе дип табылды. Узган ел акциядә 2700 дән артык почта элемтәсе бүлеге, 500 дән артык мәктәп, колледжлар, кадет корпуслары һәм вузлар катнашты; Бөек Ватан сугышы ветераннары илебез буенча 300 меңнән артык котлау открыткалары алды, дип хәбәр итә "Татарстан почтасы" ФПХ идарәсе - "Россия почтасы" ФГУП филиалы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция ВОВ 68–годовщина