Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Һәлак булганнарны искә алып баш иябез, исән-сау кайтучыларга рәхмәтлебез

15 февраль - Ватаныбыз чикләреннән читтә хәрби бурычларын үтәгән ватандашларыбызны искә алу көне. 1989 елның бу көнендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланды.

"Совет армиясенең соңгы батальоны Әфганстаннан чыкканнан 24 ел үтте. Әмма ул сугыш вакыйгалары хәрбиләрне, галим-тарихчыларны, сәясәтчеләрне, гражданнар җәмгыятен озак борчыр әле, - диелә ТР Хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлек начальнигы Александр Афанасьев мөрәҗәгатендә. - 700 меңнән артык совет солдаты һәм офицеры Әфган сугышы аша үтте, меңнәрчә хәрби үз солдат бурычын үтәп, антка тугры калып үз гомерләрен бирде", - дип билгеләп үтә А.Афанасьев. Ул чакта бу көн 10 елга сузылган авыр, алҗыткыч сугыш бетүгә шатлану көне иде. Шул ук вакытта ул кайгы һәм хәсрәт көне дә, чөнки интернационалист сугышчыларның барысы да Туган илгә исән-сау әйләнеп кайта алмады. Ул сугышта Лаеш районыннан 133 кеше катнашты, 6 интернационалист сугышчы ерак илне саклап үз гомерләрен бирде.

"Һәлак булган барлык дусларыбызны искә алыйк, аларның туганнары алдында түбәнчелек белән баш иик. Әфганстанда һәлак булганнарны һәм сугыштан соң үлгәннәрне хәтердә саклыйк. Исән-сау кайтканнарның барысына рәхмәтләребезне җиткерәбез!" - диелә шулай ук мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: память Афганистан дата