Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Проектта катнашу наркоманиягә каршы көрәштә ярдәм итәр

Дүшәмбе ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе коллегиясе рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең уртак утырышы булды, анда ТР да наркотик матдәләр таралуга каршы тору һәм наркоманияне профилактикалау буенча министрлыклар һәм ведомстволар, ТР муниципаль берәмлекләр җирле үзидарә...

Россия наркоконтроль хезмәтенең ТР идарәсе начальнигы, полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев Татарстандагы наркотикларга бәйле хәлләрдәге төп үзгәрешләр, 2012 елда министрлыклар һәм ведомстволар эше йомгаклары һәм агымдагы елга планнары турында бәян итте. Эшләнгән эшкә йомгак ясап, чыгыш ясаучы ике елда Татарстанда 1,7 тоннадан артык наркотиклар алынуын әйтеп үтте, шул исәптән 237 килограмм героин. 2012 елның ноябрендә Казахстаннан Россиягә героин китерүче халыкара оешкан җинаятьчел төркемне фаш иткән махсус операция мисал итеп китерелде. Наркотиклар безнең республика аша транзит белән килгән. Операция барышында 174 кг героин алынган.

Шуның белән бергә гадәттәгеләре урынына синтетик наркотиклар килә һәм актив тарала, ә алары Татарстанга Кытай һәм Европадан килә, дип билгеләп үтте Фаяз Шабаев. Узган елда наркополицейскийлар психоактив матдәләрнең 20 дән артык төрен алганнар. Чыгыш ясаучы төбәктә наркоманияне профилактикалау чараларына тукталып, наркотикларның яшьләр арасында төнге клубларда таралу проблемасына басым ясады.

ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов чыгышы да шушы теманың дәвамы булды. Ул наркотикларга каршы "Наркотикларсыз клуб тормышы" проектын тикшерүгә тукталды. Аның сүзләре буенча, 30 яшькә кадәрге 100 меңнән артык кеше атна саен төнге клубларда була. Яшьләр арасында үткәрелгән социологик тикшерүләр нәкъ менә шушы урыннарда наркотикларны җиңел табып булуны күрсәтә. Нәкъ менә шуңа күрә 2008 елда министрлык яшьләрнең республиканың төнге клубларында наркотиклар таралу һәм куллануга каршы торуга юнәлтелгән "Наркотикларсыз клуб тормышы" проектын төзү инициативасын хуплаган.

2012 елда 2011-2015 елларга Татарстан Республикасы халкының наркотикларга тартылуын профилактикалауның озак вакытка исәпләнгән максатчан программасы кысаларында министрлык тарафыннан төнге клубларда наркотикларга каршы эш оештыру буенча проектларда катнашучы муниципаль берәмлекләргә грант ярдәме каралган.

Чыгышларга аңлатма биреп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов наркомания белән хәл элеккечә үк катлаулы булып кала, дип билгеләп үтте. Аны хокук саклау органнары гына түгел, министрлыклар, муниципаль берәмлекләр, җәмәгать оешмалары да күзәтергә тиешләр.

Райондагы наркохәлгә килгәндә исә, гомумән алганда ул тыныч һәм контрольдә тотыла, дип билгеләп үтте район башлыгы Михаил Афанасьев районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе әгъзалары алдында чыгыш ясаганда. Былтыр район җитәкчеләрен һәм җирлек башлыкларын чакырып 9 утырыш үткәрелгән. Аерым алганда, алар наркоманияне профилактикалауга, наркотикларга каршы эшчәнлек дәрәҗәсен күтәрүгә һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешенең абруен күтәрүгә багышланган. Лаеш үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча, наркология кабинетында наркомания белән авыручы 13 кеше исәптә тора. Һәм тагын шуның кадәр үк - профилактик исәптә, әллә нидә бер генә наркотик кулланучылар буларак. Узган елда укучыларны һәм студентларны профилактик наркологик медицина каравы буенча план 100 процентка үтәлгән.

Рәсемдә: Районда бу көннәрдә наркотикларга каршы волонтерлык хәрәкәте старт алды, ТРда наркотиклар әйләнешенә контроль итү буенча ТР федераль хезмәте рәисе яшь кешеләргә проект катнашучысының шәхси кенәгәсен тапшырды. Дәвамы - алдагы санда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проект антинаркотизация видеоконференция