Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әзерлек һәм көчләрне тикшерү

Үткән сишәмбедә Лаешта гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия өйрәнүләре булды. Аларның төп максаты - барлык структураларның язгы ташуга әзерлеген тикшерү.

Боз кузгалуга кадерле кунак көткән кебек әзерләнәләр. МЧС, РУЭС, "Татавтодор", "Агрохимсервис", үзәк район хастаханәсе, "Лаеш" МУП хезмәтләре җитәкчеләре һәм башка катнашучылар район сулыкларында көтелмәгән хәл очрагына булган мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Район башлыгын көткәндә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Михаил Фадеев һәм ГО һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе начальнигы Александр Аникин рәткә тезелгән машиналар һәм хезмәтләр вәкилләрен күзәттеләр. Авария-диспетчерлык машинасы, бульдозерлар, экскаваторлар, грейдерлар, автобуслар, зур йөк машиналары, тракторлар - бер урынга җыелган җитди техника тәэсир итәрлек шул.

Район башлыгы Михаил Афанасьев комиссия рәисе докладын кабул итте, аннан соң язгы ташуга әзерлекне тикшерү башланды. Бер-бер артлы сораулар яуды: "Нинди техникаларыгыз бар? Ул нинди хәлдә? Радиостанция нинди районнар белән элемтәдә тора? Генераторны эшләтә башлау өчен күпме вакыт кирәк?" Өйрәнүләрдә макетлар булмауга инану өчен район башлыгы аларны эштә сынап карауны сорады. Янгын сүндерүче Анатолий Федосеевка бер генераторны эшләтә башлау өчен 10 секунд вакыт кирәк булды, ә аннан соң икенчесе. Белгечнең оста кулларына буйсынган агрегатлар эшкә әзер булуларын күрсәтеп гүелди башладылар. Комплекс-52 күрсәткән ГАЗ-66 автомобиле базасында эшләүче күчмә Р-140 радиостанциясе телефон яки кәрәзле элемтә сафтан чыккан очракта Татарстанның теләсә кайсы районы һәм МЧСы белән элемтәдә тора ала. М.Афанасьев үтенече буенча аны Балык Бистәсе белән тотыштырдылар. Бик чиста булмаса да "теге баштагы" хатын-кыз тавышы яхшы һәм ачык ишетелде.

Үзәк хастаханә баш табибы урынбасары Наил Сираҗиевка район башлыгы реаниамобильләр буенча сораулар бирде - аны аларның саны, алар хезмәтенең таләп ителүе кызыксындырды. М.Афанасьев техника да, кешеләр дә үтә алмаган юка бозда йөри алган һава мендәрле дүрт урынлы аэроджипка аеруча игътибар итте. РЭС тәкъдим иткән телескопик автогидрокүтәргеч тә игътибарны җәлеп итте, ул кәрҗинне 17 метрга кадәр күтәрә ала. Бу яңа техника үткән елның декабрендә генә алынган.

"Лаеш урманчылыгы" ДБУ күрсәткән урман янгыннарына контрольлек итү өчен кече комплекс турындагы мәгълүмат игътибар белән тыңланды. УАЗ автомобилендә урнашкан комплекс мобильле мотопомпадан, аркага аса торган биш су сиптергечтән, юл чистарту өчен бензин белән эшләүче пычкыдан, ике кул пычкысыннан, биш көрәк һәм 200 литр су сыешлы савыттан тора. Янгын сүндерүгә чыкканда машинада биш ирекле янгын сүндерүчегә дә урын бар.

М.Афанасьев күргәннәреннән канәгать калды. "Штаттан тыш хәл булган очракта без аны җиңә алуыбызга ышанам, - техниканы карагач һәм белгечләр белән сөйләшкәч район башлыгы шундый нәтиҗәгә килде. - Барысында тәртип булу күренә, барлык хезмәтләр язгы ташуга әзер".

Халык мәкале: "Яхшыга өмет итсәң дә начарга әзерлән" ди бит. Безнең район белгечләре фаразлары буенча зур су куркыныч янамый. Шулай да язгы ташуларга әзер булу яхшы. Кирәк очракта район үз күршеләребезгә дә ярдәм итәргә әзер - бер кеше дә бәладә калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: учения половодье готовность

2
X