Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районда елның иң яхшы тәрбиячесе билгеләнде

"2016 ел тәрбиячесе" конкурсы финалы Лаешның "Березка" балалар бакчасында үтте. Иң яхшы педагог исеме өчен Лаеш, Столбище һәм Нармонка тәрбиячеләре ярышты. Конкурсның беренче этабы җирлекләрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә үтте. Җиңүчеләр Лаеш районы мәгариф идарәсенә үзләренең эсселарын, тәрбияләнүчеләре белән фотосурәтләрен һәм эш тәҗрибәсе турында язмаларын җибәрделәр, алар башка материаллар белән...

"2016 ел тәрбиячесе" конкурсы финалы Лаешның "Березка" балалар бакчасында үтте. Иң яхшы педагог исеме өчен Лаеш, Столбище һәм Нармонка тәрбиячеләре ярышты.

Конкурсның беренче этабы җирлекләрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә үтте. Җиңүчеләр Лаеш районы мәгариф идарәсенә үзләренең эсселарын, тәрбияләнүчеләре белән фотосурәтләрен һәм эш тәҗрибәсе турында язмаларын җибәрделәр, алар башка материаллар белән бергә бәяләнде.

Икенче, читтән торып үткән этап нәтиҗәләре буенча алдагы турга сигез катнашучы уза. Лаешны "Радуга" балалар бакчасыннан Илсөяр Галимова һәм Марина Макарова, "Бәхетле бәләкәч"тән Резедә Сафина һәм "Березка"дан Елена Постнова тәкъдим итте. Финалга Нармонканың "Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Шәяхмәтова үтте. Жюри әгъзаларына Столбищеның "Сказка" балалар бакчасы тәрбиячеләре Ольга Герасимова һәм Елена Дудулина материаллары да ошады.

Кунаклар һәм финалда катнашучылар "Березка" балалар бакчасына иртәдән килә башладылар. Җанатарлар төркеме бәйрәмчә бизәлгән актлар залының тамашачылар зонасына урнашты.

Һөнәри осталык бәйрәмен кабул итүче балалар бакчасы мөдире Юлия Тиханова һәм бәләкәй алып баручылар ачты. Яшь кавалерлар озатуында сигез финалист түземсез җанатарлар каршына чыкты.

Мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы, жюри рәисе Эльмира Абутдинова барысын да финал этабы башлану белән котлады һәм конкурста уңышлар теләде.

Конкурсанткаларга өч номинациядә ярышырга кирәк иде. Катнашучылар педагогик тәҗрибәләрен тәкъдир иткән визит карточкаларын күрсәттеләр. Аннан соң практик тәҗрибә фрагментларын тәкъдим иттеләр - балалар белән дәрес үткәрделәр. Һәм ниһаять, финалисткалар педагогик чарага үзанализ ясап үз эшчәнлекләренә бәя бирделәр.

Тәрбиячеләр чыгышын гадел жюри бәяләде: Лаеш районы мәгариф идарәсенең начальнигы урынбасары Любовь Харитонова, идарәнең баш белгече Илнур Арсланов, мәктәпкәчә белем бирү буенча методист Венера Дәүлиева, тәрбия буенча методист Луиза Хәбетдинова, мөдирләр һәм мөдир урынбасарларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Марина Наумова һәм "2015 ел тәрбиячесе" район конкурсы җиңүчесе Юлия Панкова.

Күтәренке күңелле, ягымлы конкурсанткалар һөнәри осталык бәйрәмендә лаеклы чыгыш ясадылар. Иҗади якын килү һәм вакыт-вакыт импровизация ясау тамашачыларны - җанатарларны да, җитди жюрины да сокландырды. Вердикт чыгару өчен судьялар киңәшү бүлмәсенә чыктылар.

Катнашучылар киеренкелеген киметү һәм җыелганнарны шатландыру өчен "Березка" хезмәткәрләре актуаль юмористик рәсемнәр әзерләгәннәр. Җанатарлар төркеме шунда ук җанланды һәм чыгыш ясаучы коллегаларын алкышлый һәм аларга кушылып җырлый башлады.

Ниһаять чишелеш мизгеле җитте. Финалистлар чыгышы нәтиҗәләре буенча өченче урынны Лаешның "Березка" һәм "Бәхетле бәләкәч" балалар бакчалары тәрбиячеләре Елена Постнова һәм Резедә Сафина бүлеште. Икенче урын шулай ук Лаеш педагогы -"Радуга" балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Макаровага бирелде.

2016 елның иң яхшы тәрбиячесе итеп Нармонканың "Солнышко" балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Шәяхмәтова табылды.

-Конкурста катнашучылар чыгышын бәяләү үзең анда катнашудан җиңелрәк дип әйтә алмыйм, - диде финалистларга узган елгы конкурс җиңүчесе Юлия Ришатовна. - Бу да шактый катлаулы һәм җаваплы бурыч булып чыкты.

Бераз арсалар да, бәхетле җиңүчеләр педагогик рингтан яраткан эшләрен яхшы башкару хисе белән киттеләр. Район конкурсында катнашучыларга күп яктан "Березка" хезмәткәрләре һәм мөдире Юлия Алексеевна булдырган иҗади атмосфера һәм уңайлы шартлар ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район финал воспитатель года