Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Боз өстенә керүдән тыелып тору зарур

Язгы җылы көннәр белән сулыкларда кире кайтарып булмый торган процесслар башлана. Кояш нурлары тәэсире астында боз эри башлый, ә язын көчәйгән су агымы бозны астан юкарта. Ул көннән-көн тотрыксыз һәм ышанычсызга әйләнә бара. Мондый боз, тыштан караганда нык күренсә дә, кеше авырлыгын күтәрә алмый. Транспорт чаралары турында исә сүз дә...

-Җепшек көннәр башлану белән МЧС хезмәткәрләре Куйбышев сусаклагычында боз торышын даими төстә тикшереп торалар. Иң куркыныч чорда безнең участокка һава мендәрле катер китереләчәк, - дип газетабызга хәбәр итте ГИМС үзәгенең Лаеш участогы өлкән инспекторы Рөстәм Ибраһимов. - Әмма эшне коткаручылар ярдәменә кадәр җиткермәскә кирәк. Ышанычсыз бозда иминлек турында барыннан да бигрәк һәркем үзе уйланырга тиеш.

Куркыныч төркемгә беренче чиратта балыкчылар һәм балалар керә. Әгәр балыкчы-профессионаллар сулыклардагы хәлне белеп бәладән котылып кала алса, һәвәскәр балыкчыларга бу вакытта боз өстенә керүдән тыелып торырга кирәк. Бу язда Чистай районы кешесе белән беренче фаҗига булды инде. Сәбәбе - гап-гади ваемсызлык. Кама кушылдыкларының берсенең ышанычсыз бозына кереп ул боз катмаган урынга туры килә һәм аннан чыга алмый.

Язгы боз куркынычы белән бәйле рәвештә МЧС хезмәте мәктәп укучылары арасында суда үзеңне имин тотуны пропагандалауны көчәйтүне сорап ел саен мәгариф бүлегенә хатлар җибәрә, әлеге темага Россия МЧСы ТР генераль идарәсе интернет сайтында урнаштырылган социаль роликлардан файдалануны тәкъдим итә. "Шулай ук без мәктәп директорларыннан, мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре мөдирләреннән, сыйныф җитәкчеләре, ОБЖ укытучыларыннан балалар белән сулыкларда иминлек буенча инструктажлар үткәрүләрен һәм һәр укучыдан махсус журналларга кул куйдыруларын үтенәбез, - ди Р.Ибраһимов. - Әти-әниләр җыелышлары үткәрүнең зарурлыгына игътибарны җәлеп итәбез. Әти-әниләр белән очрашуның әһәмияте шунда: каникул вакытларында һәм дәресләрдән соң балаларның буш вакытын ничек үткәрүенә өлкәннәр тарафыннан контрольне көчәйтү кирәклеген тагын бер кат искә төшерү".

Язгы боз көзге яки кышкы боздан нык аерыла. Әгәр алар кеше авырлыгы астында куркыныч турында кисәтеп чатный-ярыла башласа, язгысы исә төшеп кенә китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безопасность ГИМС половодье