Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россиягә хезмәт итәм Бер сафка басыгыз!

Хәрби комиссариатларга яшь кешеләр агыла башлады: көзге медицина һәм чакырылыш комиссиясе эшен башлады. Быел медицина һәм чакырылыш комиссиясен 200 гә якын кеше үтәргә тиеш. Хәрби хезмәткә барлык егетләр китмәячәк, хәтта сәламәтлекләре бик яхшы булса да: күпләр теге яки бу сәбәп белән кичектерелү алачак. -Бу чакырылышта без 35 кешегә план алдык,...

Хәрби комиссариатларга яшь кешеләр агыла башлады: көзге медицина һәм чакырылыш комиссиясе эшен башлады.

Быел медицина һәм чакырылыш комиссиясен 200 гә якын кеше үтәргә тиеш. Хәрби хезмәткә барлык егетләр китмәячәк, хәтта сәламәтлекләре бик яхшы булса да: күпләр теге яки бу сәбәп белән кичектерелү алачак.

-Бу чакырылышта без 35 кешегә план алдык, - дип төгәллек кертә ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге начальнигы Александр Афанасьев. - Бу узган ел дәрәҗәсендә. Безнең район Самарада урнашкан шефлыкка алынган хәрби часть белән хезмәттәшлекне дәвам итә. Бу чакырылыштан анда 15 кеше хезмәт итәчәк. Барыннан да яхшырак әзерлеклеләрне Үзәк хәрби округ хәрби частьләренә алачаклар. Башкаларны Көнбатыш, Көньяк һәм Көнчыгыш округларга җибәрәчәкләр.

Бүлек начальнигы сүзләре буенча, чакырылыш сыйфатына аерым игътибар бирелә. Беренче чиратта югары һәм урта һөнәри белемгә ия, шулай ук хәрби исәп белгечлеге үзләштергән яшь кешеләр чакырылачак. Чөнки бер ел хезмәт итү срогы призывникларга аерым таләпләр куя.

Аларның һәркайсына электрон паспорт төзелгән. Моның өчен алдан зур эш башкарганнар - аңа 50 дән артык мәгълүмат кертелә.

Безнең районнан бу көздә чакырылачак егетләрнең уртача яше - 20-24 яшь.

-Әгәр яшь кешеләрнең гаиләсе, карт яки авыру әти-әниләре бар икән, алар яшәү урынына иң якын хәрби частьтә хезмәт итәчәк, - ди Александр Юрьевич. - Чакырылыш комиссиясе составына төп әгъзалардан кала Лаеш районы буенча кеше хокуклары буенча уполномоченный Анатолий Королев һәм район ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов керә. Шуңа күрә аның эше - үтә күренмәле. Яшь кешене кораллы көчләр сафларына җибәргәнче барлык факторлар да исәпкә алына.

Армиядә хезмәт итүнең абруе үсә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X