Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чәчү тәмамланды, эшләр дәвам итә

Район игенчеләре 27,5 мең гектарлы сөрү җирендә булачак сабанашлык уңышына нигез салдылар.

Механизаторлар чәчүне төгәлләп чәчүлекләрне карау эшенә тотындылар. Уңышны саклау өчен алар тишелеп чыкканчы тырмалау, тишелеп чыккач тырмалау, чәчүлекләрне авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртү агрочараларын башкаралар.

Бүген бу эшләр комплексын үтәүдә 15 агрегат эшли. Чәчү мәйданының күп өлеше шытымнар белән сөендерә. Әмма игенчеләрнең эше моның белән генә бетми әле: урып-җыюга кадәр аларның һәр көненә эш билгеләнгән. Район яшелчәчеләренең дә көзгә кадәр эшләре күп. "Плодоовощхоз" ЧҖҖ (Нармонка) басуларында соң өлгерә торган кәбестә утырталар.

Ә ул арада терлек азыгы әзерләүчеләр печәнгә төшәр алдыннан соңгы әзерлек эшләре алып баралар: беренче чабымга чыгуга санаулы көннәр кала. Яшел уракта катнашучыларга алдагы кышлату чорына терлекләргә 14 мең тонна печән, 48 мең тонна силос һәм 45 мең тонна сенаж әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посевная итоги