Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бу җәй соңгысы булмасын

Билгеле бер җырда "җәй- ул үзе бер тормыш" дип җырлыйлар. Күп кешенең бу тормышны сәламәтлек өчен файдага үткәрәсе килүе очраклы түгел, мөһиме, искә алырлык көннәре күбрәк булсын. Кешеләр күпләп ял иткән урыннарда ял итүчеләр көннән көн арта бара, район халкы һәм күп санлы кунаклар коену өчен яңа урыннар табалар.

Ял итүчеләрнең кояшта кызынырга, су коенырга теләүләре аңлашыла да, моның нәрсәсе начар булсын соң. Җәйге көннәр үткән саен су коену сезоны статистикасы да хәвефле була бара. Июльнең беренче ункөнлегендә район сулыкларында су коенганда ике кеше һәлак булды. Берничә көн эчендә Олы Кабанда һәм Габишево күлләрендә фаҗига булды. Соңгысында 63 яшьлек ир йөзеп китүгә су өстендә үлгән килеш табыла. Сүз уңаеннан, һәлак булучыларның икесе дә тыелган урында коенган.

Билгеле булганча, кешеләрнең суда һәлак булуларының төп сәбәбе-ваемсызлык һәм ял вакытында исерткеч эчемлекләр эчү. Иң гади саклык чараларын күрмичә кояшта кызган, алкоголь "канатландырган" кешеләр алны, артны карамый суга керәләр. Юкка гына, исереккә диңгез тубыктан димиләр. Мондый категория кешеләр белән суда төрле хәлләр булырга мөмкин-көзән җыерудан йөрәк туктауга кадәр.

Җирле хакимиятләр күпләп су коену урыннарын коткару станцияләре белән җиһазлау өчен акча эзләгәндә, суга батучыларны коткару мәсьәләсе ачык кала. Тыйган һәм кисәткән аншлагларның нәтиҗәсе аз. Габишевода яшәүче баткан күлдә тиешле аншлаглар булган. Әллә ир аларны күрмәгән, әллә игътибар итмәгән.

Безнең газета кешеләр күпләп ял иткән урыннарда волонтерлар, активистлар дежурлыгын оештыру зарурлыгы турында язган иде инде, ә алар тәртипне сакларлар һәм куркыныч хәлләрне булдырмый калырлар иде. Кызганычка каршы, бу җәйдә суга батканнар юлында андый кеше булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактика осторожность водоемы