Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәтләр төрле – максат бер

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе безнең гражданнарны борчыган өлкә булып тора. Бу аңлашыла да. Бүген ТКХ хезмәтләреннән файдаланмаган кеше юк, шулай ук коммуналь хуҗалык эшчеләре катнашыннан башка бер көн дә яшәп булмый. Квартирларга һәм йортларга, предприятиеләр һәм социаль объектларга җылылык, су бирү, көнкүреш калдыкларын түгү, торак фондны ремонтлау һәм карап тору, юллар...

Заманча ТКХ хезмәте сан һәм сыйфат составы белән моңа кадәр булганыннан күпкә аерыла. Хәзер район халкына хезмәт күрсәтү белән берничә оешма шөгыльләнә. Мәсәлән, "Инженерлык технологияләре" РСК, "Лаеш районы коммуналь сервисы" ЧҖҖ су бирүне тәэмин итә; "Лаеш" МУП, "Орел полигоны", "Благоустройство Песчаные Ковали" ЧҖҖләре каты көнкүреш калдыклары түгә. Моннан тыш районда өч идарәче компания һәм "Дружба" ТМШ бар, алар торак фондка идарә итәләр. Муниципаль проектлар идарәсе, Инженерлык технологияләре, Лаеш районы коммуналь сервисы да торак биналарга җылы бирү өчен җаваплы.

ТКХ предприятиеләре хезмәткәрләре сүзләре буенча кышкы шартларда эшләү бар хезмәт өчен җитди сынау. Нәкъ менә елның шул фасылында күп кенә җитешсезлекләр ачыла. Бәхеткә каршы, быелгы кышта көтел-мәгән хәлләр булмаган. Хәтта иң салкын көннәрдә дә барлык хезмәтләр штат режимында эшләгәннәр. Моңа кадәр зур әзерлек эшләре алып барылган. Җылыту сезонына әзерләнгәндә җитештерү фондлары үз вакытында тулыланган, персонал квалификациясен күтәргән, җылылык трассасы һәм аны җылыту яңартылган. Нармонкада гына да бу кышта 6 котельный эшли башлаган. Кайбер торак пунктларда су белән тәэмин итү проблемасы этаплап хәл ителә. Соңгы елда Ташкирмәндә, Шуран, Нармонка, Карадулида су бирү яхшырды. Лаешта да су белән тәэмин итү мәсьәләсендә уңай якка үзгәрешләр бар. Узган елда 3 өстәмә скважина борауланган, 7 насос алыштырылган, 5 суэтем башня ремонтланган, 200 метрдан артык яңа суүткәргеч салынган. Планда тагын 2 мең метр тузган челтәрне алыштыру. Үткән ел каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән бәйле проблемаларны чишүдә борылыш елы булды. Бүгенге көнгә әлеге мәсьәлә районның барлык торак пунктларында да диярлек чишелгән.

-Районда яшәүче күпләр торакларны капиталь ремонтлау буенча дәүләт программасы үтәлеше белән бәйле үзгәрешләрне сизделәр. Узган ел районда 7 күпквартирлы йортны ремонтлау уңышлы тәмамланды, башкарылган эшләрнең бәясе 18,3 миллион сум тәшкил итте. Төзүчеләрне бу сезонда да шуннан ким булмаган күләмдә эш көтә. 8 күпквартирлы йортка капиталь ремонт кирәк, - дип планнар белән бүлешә район башкарма комитетының төзелеш һәм ТКХ бүлеге начальнигы Рөстәм Хисаметдинов.

ТКХ хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме яз башына туры килү үзенчәлекле, чөнки бу вакытта иң җаваплы һәм катлаулы кышкы чорда барлык хезмәт эшенә йомгак ясарга мөмкин.

"Лаеш" МУП төзекләндерү бригадасының шәһәр урамнарында һәрчак эше күп. Бу көннәрдә предприятиедә булган барлык кар чистарту техникасы һәм кешеләр юлларны, тротуарларны, мәйданнарны кардан чистарту белән мәшгуль. Көрәкләр дә эшкә ярый. Тиздән бригаданы яңа кичектергесез эшләр - урамнарны, скверлар һәм паркларны яшелләндерү көтә. Клумбалар, чәчәк түтәлләре, газоннар - барысы да "Лаеш" МУП хезмәткәрләре кулы белән ясала. Шуның нәтиҗәсендә тирә-як матуррак, чистарак һәм ямьлерәк була барганлыктан, аларның хезмәтенең кадерен белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник ЖКХ