Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!"

18 марттан 29ына кадәр Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция үткәрелә.

Аның максаты - наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда халыкның активлыгын күтәрү, аларны медицина максатында булмаган куллануны профилактикалауны көчәйтү, наркобәйле кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтү. Әйтеп үтү кирәк, наркотикларның законсыз әйләнеше очраклары турында мәгъ-лүматны көн саен кабул итәләр. Бер генә хәбәр дә игътибарсыз калмый. Өстәвенә, законга ярашлы төстә, барлык килгән мәгълүмат мәҗбүри төстә тикшерелә.

"Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясе 6 нчы ел үткәрелә. Практика гражданнарның наркотикларга бәйле хәлгә битараф булмауларын һәм "ышаныч телефоннары"на һәм полициянең дежур частьләренә белгән наркотик белән бәйле җинаять очраклары турында хәбәр итүләрен күрсәтә.

Сезнең хәбәрләр түбәндәге телефоннар аша кабул ителә: 8 (84378) 2-55-41 һәм 2-900-12-002.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан акция наркотики