Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы белән!

Хөрмәтле интернационалист сугышчылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар!

Бүген Россиядә Интернационалист сугышчыларны, безнең Ватаныбыздан читтә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны искә алу көне. Антка тугры калып сез геройларча сугыштыгыз, хәрби бурычны үтәгәндә батырлык күрсәттегез, антыгызга тап төшермәдегез.

Әфган сугышы күп солдатлар һәм офицерлар гомерен өзде. Без яу кырында калганнарны хәтерлибез һәм хөрмәтлибез, аларның әти-әниләре, тол хатыннары, балалары каршында түбәнчелек белән баш иябез.

Югалтулар ачысы белән бергә безне якташларыбыз белән горурлану хисе берләштерә. Аларның солдат батырлыгы, намуслы булулары һәм геройлыклары хәзер яшәүчеләр һәм киләчәк буыннар өчен патриотизм һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора.

Хөрмәтле интернационалист сугышчылар! Сезнең гаиләләрдә иминлек һәм бәхет булсын! Сезгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер, туган җиребез иминлеге, муллыгы өчен җитештерүчән хезмәт итүегезне телим!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы