Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Суд приставлары килгәнне көтмәгез

Суд приставлары 1 сентябрьдән исәп-хисап үзәге хезмәткәрләре белән бергә суд карарлары буенча бурычларны түләтү өчен рейдлар үткәрәләр. Бу вакытка район кешеләренең ТКХ хезмәтләренә 10 миллион сум диярлек бурычлары җыелган. Комиссия Нармонка, Столбище, Лаеш, Усады, Габишевода булды. Ә 16 бурычлыга карата бурычларын аларның керемнәреннән - пенсиядән һәм хезмәт хакыннан басып калу...

Суд приставлары 1 сентябрьдән исәп-хисап үзәге хезмәткәрләре белән бергә суд карарлары буенча бурычларны түләтү өчен рейдлар үткәрәләр.

Бу вакытка район кешеләренең ТКХ хезмәтләренә 10 миллион сум диярлек бурычлары җыелган. Комиссия Нармонка, Столбище, Лаеш, Усады, Габишевода булды. Ә 16 бурычлыга карата бурычларын аларның керемнәреннән - пенсиядән һәм хезмәт хакыннан басып калу турында документлар җибәрделәр.

Рейдлар ай азагына кадәр дәвам итәчәк. Бурычлыларга карата мәҗбүри үтәтү чаралары кулланылачак: көнкүреш милеккә арест салу, автотранспортка арест салу һәм тартып алу, Россиядән читкә чыгу хокукын чикләү, бурычлыларның счетындагы акчаларга (шул исәптән хезмәт хакы карталарына да) һәм мобиль телефоннарга арест салу һәм аларны тартып алу. Арест салынган милек сатыла, ә акчалары бурычны каплауга тотыла.

Суд приставлары карарын вакытында үтәмәгән бурычлылар административ штраф һәм үтәтү җыемы түли, ул түләнәсе сумманың 7% ын тәшкил итә, әмма 1 мең сумнан да ким түгел. Шулай булгач, төп бурычка тагын шактый сумма өстәлә.

Әйдәгез, мисал өстендә карыйк.

Шулай итеп, сез башкару эше кузгатылу турында карар алдыгыз. Аның буенча сезгә суд карарын ирекле төстә үтәү өчен биш көн срок бирелә. Ул узгач бурыч түләнмәгән очракта башкару җыемы түләтелә. Әгәр сез 10 мең сум бурычлы икән, әлеге җыем - 700 сум. Әмма ул 1000 сумнан ким булмаска тиеш. Димәк, хәзер сезгә 11000 сум түләргә туры киләчәк. Әмма сез алга таба да банкка ашыкмыйсыз. Административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм 1 мең сумнан башлап штраф салына. Хәзер сезгә үз акча янчыгыгыздан 12 мең сум чыгарып салырга туры киләчәк. Моннан тыш, сезгә мәҗбүри үтәтү чаралары яный.

Суд приставлары килгәнне көтмәгез. Кем әйтмешли, бурычларыңны түлә дә тынычлап йокла.

Акциянең беренче көннәрендә үк комиссия 50 дән артык бурычлыда булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев