Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җирлек үсеше – эшмәкәрлекне үстерүдә

Авыл җирлеге башлыклары узган елдагы эшчәнлекләре турында хисап тоталар. Җирле хакимият элегрәк билгеләгәннәргә йомгак ясый һәм 2013 елга бурычлар куя. Отчет сессияләре район башлыгы Михаил Афанасьев, яшәеш өчен кирәкле хезмәтләр җитәкчеләре һәм җирле сайлаучылар катнашында үтә.

Дүшәмбе көнне Нармонка авыл җирлегендә йомгаклау сессиясе булды. Бу халык саны буенча районда иң зур җирлекләрнең берсе - алты авылда 2281 кеше, 779 йорт хуҗалыгы. Җәй көне бакчачылык ширкәтләренә килүчеләр исәбенә халык саны берничә мәртәбә арта. Дини корылмалар буенча бу авыл җирлеге районда беренче урында: бер мәчет һәм дүрт кәшәнә теркәлгән. Авыл хуҗалыгы элек 1300 кеше эшләгән зур совхоз эшен дәвам итүче "Нармонка" ЧҖҖ кулында. Хәзер җәмгыятьтә барлыгы 78 эшчән, җитештерү күләме кими, әмма уңай күрсәткечләр дә бар. Хезмәт хакы буенча бурычлар түләнеп беткән диярлек, ПФга иминият взнослары буенча әҗәт тә ике мәртәбә кимегән.

Җирлектә демографик хәл мактанырлык түгел. Узган елда 18 бала дөньяга аваз салган, ә 38 кеше үлгән. Нармонка АҖ башлыгы Людмила Стерякова үз чыгышында шушы һәм башка мәгълүматларны әйтеп үтте, ул ире вафатыннан соң гади булмаган территориядә яхшы җитәкчелек итә.

Җирлектә кече һәм урта бизнес та ярыйсы үсә: 32 кеше үз эшләрен алып бара. Эшмәкәрләр чәчәкләр үстерәләр, кибетләр тоталар (АҖдә алар 12), сөт терлекчелеге, умартачылык, мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар симертү, кошлар үрчетү... белән шөгыльләнәләр. Җирле эшмәкәр сатып алган һәм капиталь ремонтлаган заманча сауналы, аерым юыну урыннары булган мунчага башка җирләрдән дә юынырга киләләр. "Стройэлектромонтаж" ЧҖҖ предприятиесендә 25 эш урыны булдыру ниятләнә. Авылның элекке хуҗасыз 600 кв.м. мәйданлы котельныен Казанда яшәүче сатып алган һәм хәзер анда капиталь ремонт эшләре бара.

Җирлек башлыгы авылны төзекләндерү, яшелләндерү, урамнарга яктырткычлар кую, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү, күп квартирлы йортларның түбәләрен ремонтлау буенча башкарылган эшләр турында бәян итте. Үткән елда Карадулига 6,5 км озынлыкта суүткәргеч сузганнар. Әмма авыл халкы өчен иң зур вакыйга - 300 урынга трансформер заллы мәдәният йорты ачу булды. Яңа җиһазландырылган спорт мәйданчыгы-хоккей тартмасы белән мәдәни-спорт үзәге барлыкка килгән. "Кичләрен керү урыннарында һәм подвалларда (Нармонкада 29 күп катлы йорт) үткәрүче яшүсмерләр сизелерлек кимеде", - дип үз күзәтүләре белән уртаклашты утырыш алдыннан Людмила Даниловна.

Михаил Афанасьев җирлектә башкарылган эшләрдән канәгать булды. Җирле депутатларга рәхмәт белдерде, киләчәктә дә шулай эшләүләрен теләде. Беренче чираттагы эшләр арасында Астраханкада ФАП һәм авылга юл салу, хокук саклау пункты белән полицейский йорты һәм Намонкада чиркәү төзү, авылның үзәк урамын төзекләндерү, "Татплодоовощпром" кредитлары буенча АПК хезмәтчәннәре өчен 20 индивидуаль торак йорт салу һәм башкалар бар.

Район башлыгы "Нармонка" ЧҖҖ җитәкчелегенә барлык түләүләрне тәртипкә китерергә, хезмәт хакын күтәрергә һәм үз вакытында түләргә, җитештерү күрсәткечләрен арттыру кирәклеген әйтте. "Үз вакытында "Казанның яшелчә бакчасына" күп акчалар тотылды, эшчеләрнең төп коллективы сакланган, династияләр бар һәм кешеләрне сакларга кирәк - бу безнең көч", - диде Михаил Афанасьев. Авыл җирлегенең үсеше кече һәм урта бизнесны үстерүдә, дип искәртте Михаил Павлович. "Бу юнәлештә биниһая файдаланылмаган мөмкинлекләр бар. Эшлекле кешеләрнең барлыкка килүе мөһим, без аларга ярдәм итәрбез", - дип белдерде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нармонка сессия отчеты