Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең район фестивале

"Без бергә" - Лаеш районында тәрбиягә бала алган гаиләләрнең икенче фестивале шул исем белән үтте. Бәйрәм Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды. Басу ромашкасы һәм гаилә пары сурәтләнгән медаль тантана символы булды. Бала алган гаиләләр слеты Каманың матур ярында урнашкан "Чайка" лагерында үтте. Катнашучыларның кәефләре яхшы иде, алар балалар...

"Без бергә" - Лаеш районында тәрбиягә бала алган гаиләләрнең икенче фестивале шул исем белән үтте. Бәйрәм Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.

Басу ромашкасы һәм гаилә пары сурәтләнгән медаль тантана символы булды. Бала алган гаиләләр слеты Каманың матур ярында урнашкан "Чайка" лагерында үтте. Катнашучыларның кәефләре яхшы иде, алар балалар тәрбияләү буенча түгәрәк өстәлләрдә, осталык сәгатьләрендә катнаштылар. Балалар өлкәннәр белән бергә кызыклы викториналарда катнаштылар, уйнадылар. Үзешчән сәнгать смотры, музыкаль-бию программасы бик күңелле булды. Кунаклар вакытны кызыклы итеп үткәрү белән бергә иганәчеләрдән бүләкләр дә алдылар. Ә иң мөһиме - берләшү тойгысы һәм аралашу шатлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район