Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яңартылган мәктәпнең киләчәге өметле

Яңа уку елында район мәктәпләрендә 3258 укучы, шул исәптән 358 беренче сыйныф укучысы белем алачак.

Яңа уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка барышында 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбен аның укучылары һәм кунаклар белем иленә курс алган зур корабль белән чагыштырдылар. Һәм бу чагыштыру очраклы түгел. Соңгы айларда мәктәп бинасы шулкадәр үзгәргән ки, аны капиталь ремонттан соң беренче мәртәбә күрүчеләр таң калдылар. 1975 елда төзелгән элекке бинадан стеналары гына калган, ремонт эшләре барышында алары да шактый үзгәргән. Эчке һәм тышкы якны сыйфатлы итеп эшләү мәктәп бинасына заманча төсмер биргән.

Белем көненә багышланган өй туе уңаеннан мәктәп балалары һәм аларның педагогларында район башлыгы Михаил Афанасьев, "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы" директоры Зилә Вәлиева, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский ярдәмчесе Анна Марьина кунакта булды.

Тантана гаепчеләрен сәламләп башлык М.Афанасьев районда мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү һәм капиталь ремонтлау программалары уңышлы үтәлүен билгеләп үтте. Яңа уку елы башына районда тагын бер яңартылган мәктәп ишекләрен ачуга ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм республика хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Уңышлы эшләүләре өчен педагогик коллективка рәхмәт әйтте. Югары уку йортларына укырга керү һәм БДИ нәтиҗәләре буенча 25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе районда яхшыларның берсе. Быел аны тәмамлаган укучыларның 75% ы югары уку йортларына укырга кергән.

Беренче сыйныф укучылары олы кунаклар һәм укытучылары котлауларын тын да алмый тыңладылар. Аларга белемнәр иленә сәяхәтнең мавыктыргыч булуын һәм яхшы билгеләргә генә укуларын теләделәр. Быел беренче сыйныфка 12 бала килде, мәктәптә булачак укучыларга зур өметләр баглыйлар. Киләсе елга беренче сыйныфка 20 дән артык бала киләчәге билгеле. Үз мөрәҗәгатендә З.Вәлиева шушы теманы дәвам итте: "Мәктәпкә аның яңаруының киләчәктә уңай үзгәрешләр башлангычы булуын - поселокта торак, юллар, заманча социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзелүен, ә мәктәп тәмамлаучыларның дипломлы белгечләр булып туган якларына кайтуларын телисе килә". З.Вәлиева ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның Бөтенроссия "Белем көне" уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде. Мөрәҗәгатьтә республиканы үстерүгә нигез булган нәтиҗәле, көндәшлеккә сәләтле белем бирү системасын булдыруга ярдәм итәрлек масштаблы федераль һәм республика проектларын тормышка ашыруның әһәмиятенә басым ясала.

Йомгаклап кунаклар беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар һәм директор озатуында яңартылган мәктәпне карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев