Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урамнар чистарды

"Барыбыз да шимбә өмәсенә!"-бу күптәнге лозунг үткән шимбәдә дә көн үзәгендә булды.

Районда яшәүчеләрнең күбесе рәсми игълан ителгән көнне көтмичә өй каршыларын җыештырды. Шимбә көнне Лаешта гына да өч меңнән артык кеше урамнар җыештырды, рәшәткәләр һәм бордюрлар буяды, чәчәкләр утыртты- үз шәһәрләрен тәртипкә китерде. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр, балык заводы, райгаз һәм башка учреждениеләр хезмәткәрләре үз территорияләрен җыештырып кына калмадылар, җыйган чүпләрне дә түктеләр. "Березка" балалар бакчасына ярдәмгә волонтерлар- икътисад, идарә итү һәм хокук институты студентлары килде. Күпләре өмәгә балалар белән килде, алар рәхәтләнеп өлкәннәр янында йөрделәр.

Җиңү паркыннан 80 кубтан артык киселгән корыган агач ботаклары, үткән елгы корыган үлән, агач яфраклары алып киттеләр. Кичкә контейнер баклары тулы, ә мәйданчыклар көнкүреш калдыклары түгү полигонына әйләнгән иде. Юл буйларында чүп тутырган капчыклар һәм тартмалар тезелде. "Лаеш" МУП ял көннәрендә чүп-чар җыюда булса да коммуналь хезмәткәрләр шулкадәр эш күләмен үти алмадылар. Шуңа күрә якшәмбе дә, дүшәмбе көнне дә юл буендагы "бизәкләр" күзгә ташланды, ә лаешлыларның кайберләре контейнерларны күмгән коры ботакларны яндыра башлады.

Райбашкарма комитеты мәгълүматлары буенча, район өмәсендә биш меңнән артык кеше катнашкан, 3000 куб метр чүп-чар җыелган һәм түгелгән. Чистарган урамнар, өй яннары территорияләре һәм парклар күңелне күтәрә. Әмма җыештыру эшләрен дәвам итү зарур. Әле анда, әле монда кәгазь ауный, иске такталар өеме, ташлаган шешәләр кәефне боза. Булачак чәршәмбе һәм шимбә өмәләре торак пунктларны тиешле дәрәҗәгә җиткерер. Әмма иң мөһиме-чисталык һәм тәртипне саклау. Ә инде бу күп яктан районда яшәүчеләрдән һәм кунаклардан тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботник порядок чистота