Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кулланучылар базары таләп итә

Сыйфатлы һәм экологик чиста продуктларга ихтыяҗ артканда аграр тармакта ветеринария хезмәтенең роле арту кулланучылар базары таләп иткән закончалык дияргә була. Безнең табынга килгән авыл хуҗалыгы продуктлары беренче чиратта куркынычсыз булырга тиеш. Юкка гына табиб кешене дәвалый, ветеринария табибы саклый, димиләр.

Бу район территориясендә терлекләр, шулай ук кеше сәламәтлеге өчен дә йогышлы куркыныч авырулар таралуга юл куймаска тиешле Лаеш районы ветберләшмәсе хезмәткәрләренә дә кагыла.

-Бу максаттан профилактик һәм эпизоотик авыруларга каршы чаралар планы эшләнде, аларны төгәл үтәү инфекцияләр юлына ышанычлы киртә куя, - дип сөйли берләшмә начальнигы вазифаларын башкаручы Олег Портнов (рәсемдә сулдан дүртенче). - Безнең белгечләр терлекләргә елга ике мәртәбә себер түләмәсе, туберкулез, бруцеллез, лейкоз, котыру авырулары кебек аеруча куркыныч авыруларга прививка ясыйлар. Соңгы вакытта дуңгызлар арасында африка чумасы таралу куркынычы барлыкка килде. Бу вирус тиз арада райондагы барлык дуңгызларны харап итәргә мөмкин. Җәмәгать фермаларында хәл тулаем контрольдә булса, анда ветеринария табиблары эшли, шәхси секторда бу җиңел түгел. Еш кына инфекция таралу куркынычы нәкъ менә шәхси ярдәмче хуҗалыклардан яный. Аларга вакытында ярдәм итү безнең бурыч. Дөрес, шәхси сектор белән эшләү катлаулырак. Еш кына хуҗалык ияләрен үз терлекләрен тикшерү һәм вакцина ясау өчен шактый үгетләргә туры килә. Күп очракта уртак тел табабыз, терлекләр тикшерелә һәм профилактик прививкалар ясала. Әйтеп үтү кирәк, вакцина бәясе түбән, ә кайберләре - бушлай. Быелдан башлап ветеринария табиблары сыерларның канын лейкозга тикшерү өчен алганда бер тапкыр кулланыла торган пробиркалардан файдаланачаклар, ә инде бу терлекләрне тикшергәндә инфекция йоктыру куркынычын бетерә.

О.Портнов билгеләп үткәнчә, районда савым көтүне савыктыру буенча эш дәвам итә. Райбашкарма комитеты мөгезле эре терлекләрдә лейкозны профилактикалау һәм бетерү буенча чаралар турында карар кабул итте. Бүген лейкоз буенча ике хуҗалык - "Березовка" һәм "Урта Девятово" ЧҖҖләре чиста. "Хәерби" ЧҖҖ, "Семиречье" АФ, "ВАМИН-Татарстан һәм К" КТ лар көтүне савыктыру буенча яхшы эшлиләр. Ә бу хуҗалыкларга биологик чиста продукция җитештерү буенча программада катнашу мөмкинлеге бирә.

Район хуҗалыклары ветеринар хезмәт белән килешеп республикага читтән нәселле терлек сатып алалар. ТР Министрлар Кабинеты дәүләт ветеринария идарәсе рөхсәте белән бу җәйдә районга Вологда өлкәсеннән 120 дән артык тана алып кайтылды. Хәзер "Хөсәенова" КФХ да үрчем алалар инде.

Терлекләрне кышлату алдыннан ветеринарларның мәшәкатьләре арта. Бүген чиратта терлек абзарларын дезэшкәртү. Биналарның 70% тан артыгында дезинфекция ясалган. Ветберләшмәнең бу максатлар өчен өч ДУК машинасы бар. Ветбелгечләр шәхси секторда да терлек абзарларын регуляр дезинфекцияләү кирәк диләр. Тормыш мондый эшкәртүләрнең яхшы булуын бер генә расламады. Махсус эремәне берләшмә ветдаруханәсендә арзан бәягә алып була.

Терлекләр кышлатуга әзерләнеп район ветберләшмәсендә терлек азыгы сыйфатына контрольлек итүне оештыралар. Моның өчен хуҗалыклардан атнага бер тапкыр әзерләнгән азык массасын тикшерүгә алалар. Җәй дәвамында печән һәм сенаж әзерләү процессына контрольлек иткәннәр. Азык тикшерелә торган лабораториядә бүген үзгәртеп кору эшләре бара, эш агым методы белән алып барылачак. Лабораториягә яңа җиһазлар урнаштыру планлаштырыла.

Районда ветеринария хезмәте абруе - ул бу өлкәдә эшләүчеләр хезмәте. "Агро-5" ЧҖҖ баш ветеринария табибы Хәниф Вәлиев, "Урта Девятово"дан Андрей Руслов, "Семиречье"дан Рөстәм Хәйретдинов, шулай ук участок ветеринария табиблары Рафаэль Вәлиев, Рөстәм Зарифҗанов, Булат Бозов үз эшләрен белеп, намус белән башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район ветобъединение задачи