Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тиздән язгы җыештыру башлана

Яз өчен гадәти булган Лаеш һәм районның торак пунктларын санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык быел катлаулы һава шартлары белән бәйле рәвештә соңрак вакытка күчерелә, - дип билгеләп үтәләр район башкарма комитетында. Узган еллардагы кебек аңа 1 апрельдән старт бирү мөмкин булмады. Әмма алда торган эшләргә бүгеннән үк әзерләнү...

Газетабызга Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе хәбәр иткәнчә, икеайлык чорына территорияне предприятие һәм оешмаларга бүлү һәм билгеләү көзен үк башкарылган. Бу аларның коллективлары алда торган эш күләме белән алдан ук таныш дигән сүз. Шимбә өмәләрендә иреклеләр катнашуы да хуплана, аларга шәһәрнең, аның урамнарының һәм җәмәгать урыннарының эстетик күренешен яхшырту буенча һәр-чак эш табылачак.

Берничә көн элек башланган карт агачларны кисү эшен санитар чистартуның башлангыч этабы дип атарга мөмкин. "Лаеш" МУП хезмәткәрләре Технопарк (элекке 113 нче ПУ) территориясендәге җәелеп үскән топольләрне тәртипкә китерүне иң кыска срокларда башкарырга ашыгалар. Аннан соң яшелләндерүгә чират җитәчәк. Быел Лаешның үзәк урамнарында, паркларда һәм скверларда 30 меңгә якын чәчәк утырту планлаштырыла. Рассадага заказ бирелгән инде, яшелләндерүчеләр планында - чәчәк түтәлләре ясау, күләмле чәчәк конструкцияләре урнаштыру һәм аларны карап тору, шулай ук Космонавтлар урамындагы газоннарны да.

Агымдагы елда юллар ремонтлау, контейнер мәйданчыкларын, яр буен төзекләндерү, Җиңү паркын яшелләндерү буенча эшләр дәвам иттереләчәк, - дип ышандырдылар шәһәр башкарма комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: благоустройство подготовка месячник

2
X