Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Армиягә китә егетләр

1 апрельдә башланган язгы чакыру барышында ТР хәрби комиссариатының Лаеш районы бүлеге чакыру һәм медицина комиссияләренә 250 чакырылучыга караган карар кабул итәргә туры киләчәк.

Әмма барысы да армия сафында урын алмый. Үткән еллардагыча чакырылучыларның күбесе законда каралган кичектерүдән файдаланачак. Бүлек начальнигы Александр Афанасьев газетабызга хәбәр иткәнчә, хәрби частьларга 38 егетне озату планлаштырыла - бу нигездә югары һәм урта һөнәри белемле яшьләр. Аларның күбесе Үзәк хәрби округ өйрәнү частьларына һәм частьларга җибәреләчәк. Быелдан Уфадагы частьны тарату сәбәпле вакытлыча өзелгән шефлык элемтәсе яңадан торгызыла. Чакырылучыларның бер өлеше Оренбургта хезмәт итәчәк, моның өчен үткән ел ахырында Лаеш район Советы, ЛТЭТ администрациясе һәм бу шәһәрдә урнашкан хәрби часть арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Безнең район чакырылучыларын хәрби хезмәткә озату өчен бу частьның сайлануы очраклы түгел. Частьның яхшы абруе һәм географик яктан уңайлы урнашуы да исәпкә алынды.

Армиягә китүчеләрне һәм аларның әти-әниләрен беренче чиратта хезмәт итү срогы һәм хезмәт итү үзенчәлекләре борчый. Хәрби комиссариат бүлегендә ышандыруларынча, борчылу өчен сәбәп юк, хезмәт итү срогы элеккечә кала. Ә язгы чакырылыш үзенчәлекләре күбрәк сөендерә. Мәсәлән, беренче тапкыр чакырылучылар командасын әти-әниләр (үз исәпләренә) җыелу пунктыннан хезмәт итү урынына кадәр озата алалар. Тагын бер яхшы үзенчәлек: россия президенты указы нигезендә 2012 елның гыйнварыннан хәрби хезмәткәрләргә акча артты. Әгәр быелга кадәр солдатларга аена 600 сум түләсәләр, хәзер 2 мең сум. Бу көннәрдә банк карталары ясау эше актив бара. Шул уңайдан ТР ХК бүлек хезмәткәрләре паспортларын алыштырмаган 1992 елгы чакырылучыларга аны алыштыруны кичектермәүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Чакырылучыларның әти-әниләре хезмәт итү вакытында уллары фәкать хәрби әзерлек һәм хәрби исәп белгечлеге үзләштерү белән мәшгуль булуларын белергә тиешләр. Элекке кебек ашханәдә дежур торулар һәм нарядлар булмаячак. Хәрби хезмәткәрләр өчен ашны квалификацияле пешекчеләр әзерли, соңгы елда туклану сыйфаты да яхшырды.

Хезмәттән кичектерүгә килгәндә исә аларны бирүдә зур үзгәрешләр булмады. Исемлектәге бердәнбер өстәмә фәкать югары уку йортларына керү өчен 3 һәм аннан да күбрәк имтихан тапшырачак 11 сыйныф укучыларына гына кагыла. Бу очракта аларга көзге чакырылышка кадәр кичектерү бирелә.

Армиягә белемле һәм, әлбәттә, сәламәт хәрби хезмәткәрләр кирәк. Медицина комиссиясе мәгълүматлары буенча чакырылучыларның сәламәтлекләре мактанырлык түгел. Якынча һәр өченчесе өстәмә тикшерүгә юллама ала. Чакырылыштан качып йөрүчеләр саны кимү сөендерә. Егетләрнең күбесе өчен армия хезмәте яңадан намус эше һәм Ватан алдында бурыч булып тора. Өстәвенә хәрби билет булмау эш эзләгәндә мөмкинлекләрне чикли. Мәсәлән, полиция, таможня кебек ведомстволарга бөтенләй юл ябык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призыв весна особенности

2
X