Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакыт кыса һәм машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен онытып ашыгалар

Газетабыз хәбәрчесе көнне иртән иртүк ДПС хезмәткәрләре экипажы белән Лаеш урамнарына чыккач күп нәрсәләр күрде.

ДПС инспекторы Владимир Филатов белән киңәшеп Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Мө-дәррис Газизуллин карар кабул итте: "Радуга" балалар бакчасына барабыз! Анда нәкъ менә ул вакытта балаларны китерә башлыйлар. Кызганычка каршы, еш кына әти-әниләр үзләре дә иминлек каешын эләктерми, балаларын да махсус креслосыз йөртә".

Өлкән лейтенант барын алдан күргән, диярсең. Борылыштан чак кына күренгән бер машина, артка чигенде һәм туктады. Ерактан автомобиль салоныннан баласы белән ана чыгуы күренде. Машина урыннан кузгалды, ә бала белән ана юлларын җәяү дәвам иттеләр - ашыкмый гына, әйтерсең саф һавага чыкканнар. Хатын бернинди закон бозу булмавын һәм аның булырга да мөмкин булмавын күрсәтмәскә тырышып үзенең юлын дәвам итте.

Менә юлның икенче ягыннан көрән төстәге "жигули" кызыксынучан күзләрдән читләшергә теләп биек койма артына борылды. Мөдәррис Идрисович та шунда юл алды. Ул чырае сытылган ир белән кире килде. Шунысы ачыкланды, ул эшкә ашыгып балалар өчен креслоны куярга вакытын әрәм итәргә теләмәгән, баланы салонга утырткан да кузгалган. Машина йөр-түче өлкән лейтенант аңлатуларын тыңларга мәҗбүр булды. "Ашыктым, шуңа күрә балалар креслосын урнаштырмадым. Гаепле, үзем гаепле!", дип үзенең гамәлен таныды һәм "Хәзер беркайчан да аннан башка йөрмәм!", диде. Гаилә бюджетеннан өч мең җилгә оча...

Бер-бер артлы автомобильләр килә, әниләр ашыгып иминлек каешын ычкындыралар, бәләкәчләрне креслодан алып, бакчага кертәләр. Мин бер гаилә пары янына килдем: "Әйтегез әле, сез ни өчен махсус креслодан файдаланасыз? Бу артык чыгым, безнең шәһәрдә тизлек зур түгел, креслоның кирәге булмавы да бар. Күп кешеләр балаларын креслосыз йөртәләр". Ананың җавабы кыска булды: "Без - күпләр түгел! Балам сәламәтлеге бар акчадан өстен!"

Сәгать теле сигезгә якынлашкан саен, юлда машиналар саны арта барды. Өлкәннәр эшкә, укучылар мәктәп автобусы тукталышына, кечкенәләр әти-әниләре күзәтүендә балалар бакчасына ашыга.

Ерактан "очып" килүче җиңел машинаны күреп өлкән лейтенант Газизуллин тагын да җитдиләнде. Руль артында утырган яшь егет тоташ сызыкны үтеп алда барган машинаны җиңел генә узып китте. Шунысы хак: полицейский таягын ул күрде. Машина тормозына басты һәм туктап калды, шул ук вакытта сикереп куйды - аның тизлеге шулкадәр зур иде.

Бер сәгать эчендә ниләр булуын сөйләү өчен аерым бер репортаж язу кирәк. Мин ДПС хезмәткәрләренең сабырлыгына шаккаттым. Бу яшь кешене граждан N дип атыйк һәм куып йөрүче белән полицейский арасында булган диалогны китерәбез.

-N: Мин энемне илтәм - ул дәрескә соңга кала. Нинди нигездә машинаны туктаттыгыз? Бу шәхси милек. Нинди проблема? Миндә проблема юк. Машинаны штраф тукталышка бирмим. Нинди хокуктан мәхрүм итү? Бернәрсәгә дә кул куймыйм.

-Инспектор: Тикшерүдән дә баш тартасыңмы? Ул чакта баш тартуны язабыз. Әгәр син аек икән, без сине җибәрәбез. Риза булсаң менә монда, "Медицина тикшерүе үтәргә риза" шакмагына "риза" дип язасың.

-N: Минем документларны кире бирегез.

-Инспектор: Әлегә көтеп торыгыз, ачыкларга кирәк.

-N: Машинаны нинди нигездә штраф тукталышка алырга телисез? Тоташ линияне үтүне бозганга беренче тапкыр штраф биш мең сум.

-Инспектор: Сезгә нигезләр турында берәү дә әйтми. Медицина тикшерүе үтик. Барысы да тәртиптә икән - документларыңны бирәбез.

-N: Минем машина руле артына беркем дә утырмый.

Буза кубаручыны шулай да "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә алып бардылар, ул анда да үз хокукларын яклауны дәвам итте.

-N. Документларны бирегез, сез хаклы түгел. Машина ачкычын бирегез. Минем машинага берәүне дә утыртмыйм, тагын бер тапкыр әйтәм - бу шәхси милек. Хәзер монда сүзе үтә торган кеше килә.

-Инспектор: Без сиңа барысын бирәбез, йөртү хокукыңны да - аларны хәзер алмыйлар. Судка кадәр үзеңдә була. Ничек буласын суд хәл итә.

Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә хирург аның алкоголь эчүен ачыклады. Әйе, егет шәп капты. Беренче сентябрьдән исерек хәлдә автотранспортка идарә иткән өчен штраф 30 меңгә күтәрелде. Шул ук вакытта кагыйдә бозучы акча түләү белән бергә ел ярым-ике елга йөртү хокукыннан да мәхрүм ителә. Тикшерү күренешен күзәткән кешеләр кызгандылар да, ачулары да килде. Яшь кеше эшкә йөргән машина озак вакытка гаражда кала. Шуңа күрә эшендә дә проблемалар булуы бар. Барып җиттек, диләрме әле. Икенче яктан, әгәр кагыйдә бозучы кеше таптатса, башка машинага бәрелсә? Үтү урынында, өстәвенә, балалар бакчасы янында тизлекне киметмичә "очу"ның нәтиҗәсе аяныч.

"Безнең урамнан машиналар һәм мотоцикллар югары тизлектә йөрү юлындагы кебек "очалар", - диде "Радуга"га якын яшәгән бер ханым, - хәтта инвалидны күрсәләр дә үткәрмиләр". Тәрәзәләре "Лебедева" урамына караган ир кеше дә аның сүзләрен кабатлый: "Монда видеокамералар булмау кызганыч - күпме штраф җыярлар иде! "Лежачий полицейский" ясарга кирәк" - юлны үтеп булмый, аеруча кич белән: мотоцикллар оча гына. Әйтерсең мотоциклчылар түгел, ә очучылар", - диләр ачынып Юбилейная урамында яшәүчеләр.

"Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җәзаны кырысландыру гына хәлне үзгәртерме?" - дип мөрәҗәгать итте сезнең хә-бәрчегез Мөдәррис Газизуллинга.

-Әгәр элегрәк хокук булмаган килеш йөргән өчен штраф 2,5 мең булса, 1 сентябрьдән - 5 мең-нән 15 меңгә кадәр. Рульне башкага бирү дә кыйммәткә төшә. Мәсәлән, ир хатынын машина йөртергә өйрәтергә тели һәм аңа автомобильгә идарәне бирә. Йөртү таныклыгы булмаган хатынына 5 тән 15 мең сумга кадәр, ә иренә - 30 мең сум штраф бирелә. Исәпләп карагыз, гаилә бюджетына нинди зыян. Кызганычка каршы, бездә еш кына әти-әниләр балаларын руль артына утыртып автомобильдә яки квадрациклда йөрергә өйрәтәләр. Зур күләмдә штрафлар уңай тәэсир итәр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево дети правопорядок