Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тыныч көннәр өчен сугышканнар

Кешеләр ташкыны тантаналы төстә Лаеш урамнары буйлап Җиңү паркына таба агыла. Алда - Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре. Дәһшәтле кырыгынчы елларда районыбызның 15 меңнән артык кешесе Ватан сагына баса. Аларның 11 меңнән артыгы өйләренә әйләнеп кайтмый...

Азат итүче сугышчы һәйкәле янындагы мәңгелек ут чаткылары, үрә каткан часовойлар, сугыш еллары җырлары, төрле төстәге шарлар, гирляндалар һәм чәчәкләр. Чал чәчле ветераннар бүген игътибар үзәгендә. Барлык котлаулар һәм җылы сүзләр - алар өчен, Бөек Ватан сугышын кичкәннәр өчен.

Район башлыгы Михаил Афанасьев сугышта катнашканнарны һәм баш күтәрми колхоз кырларында эшләп, тәүлек әйләнәсе завод станоклары артында торып, гаскәрне азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары һәм корал белән тәэмин иткәннәрне бик җылы котлады. "Елдан-ел ветераннар сафының сирәкләнә баруы бик кызганыч, - дип билгеләп китте М.Афанасьев. - Районда Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан 86 солдат калды, ә узган ел гына алар 101 кеше иде". Башлык район хакимиятенең һәлак булганнарның истәлеген хөрмәтләп кенә калмыйча, исәннәр турында да кайгыртуын билгеләп үтте. Мәсәлән, районда яшәүче 198 ветеран яхшы торак алды. М.Афанасьев сугыш һәм хезмәт ветераннарына тынычлык, бәхет һәм игелек теләде.

Федераль салым хез-мәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатен укыды һәм ветераннарга нык сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләде.

Митингта чыгыш ясаган якташыбыз Михаил Романычевның күпсанлы бүләкләре арасында Ленин ордены да бар. Ул намус белән сугышкан, пуля һәм ядрәләрдән качмаган, берничә тапкыр яраланган. Әмма митингта Михаил Иванович сугыш турында түгел, бүгенге көн турында сөйләде. Чөнки алар шушындый тыныч көннәр өчен, илебезнең чәчәк атуы өчен сугышканнар. "Лаеш районы Татарстан икътисадында лидерлар арасында, - диде ветеран. - Монда район җитәкчелегенең дә өлеше зур". Чыннан да, соңгы елларда торак һәм мәдәни-спорт корылмалары төзелеше, торак йортларны һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау актив бара, район үзәгенең йөзе тамырдан үзгәрә.

Тантаналы-сагышлы көй яңгырый.Бер минут тынлык, алып баручыларның күңелгә үтеп керерлек сүзләре, митингта катнашучыларның чыгышлары һәм ветераннар күзләрендә яшь тамчылары. Азат итүче сугышчы һәйкәленә веноклар һәм чәчәкләр күп куелды. Өлкән яшьтәге ханым һәйкәл каршына килеп баш иде. Менә кечкенә генә кызчык алсу лаләне югарырак кую өчен кулын суза. Лаешның 1 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән 91 яшьлек Александра Васильевна Чупинаны һәйкәл янына кызы озата килә. Сукырайган педагог сугыш елларында һәлак булган якташларына баш ию өчен Казаннан махсус кайткан. Кешеләр бетмәс-төкән-мәс ташкын булып килә тора, веноклар, гирляндалар, чәчәкләр алып килә. Кешеләр хәтере исән, буыннар элемтәсе өзелми.

Быел Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан булган тантананың дәвамы беренче тапкыр яңа урында, узган ел брусчатка җәелгән Собор мәйданында үткәрелде. 9 майда аны тәкъдим итү булды дияргә дә була. Каманың искиткеч күренеше, кояшлы көн, тынлы музыка оркестры һәм, әлбәттә, оста оештырылган әдәби-музыкаль композиция һәм аннан соң Лаешның эстрада артистлары куйган концерт ветераннар, шәһәр халкы һәм кунаклар өчен бүләк булды. Тантана караңгыда гына, искиткеч бәйрәм салюты белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераны праздник митинг