Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешта сатучыларга сорау зур, авылларда – социаль хезмәткәрләргә

Лаешта районның эш эзләүче кешеләре өчен чираттагы вакансияләр ярминкәсе үтте.

Ярминкә булган район мәдәният йортында билгеләнгән сәгатьтә музыка уйный башлады, буфет ачылды - оештыручылар шулай итеп эш эзләү белән мавыккан кешеләрнең кәефен күтәрергә омтылдылар. Эш эзләүче беренче кешеләр озак көттер-мәде. Ишектә бер төркем яшьләр - мөгаен, яңа гына вуз һәм техникум тәмамлаучылардыр. Аларның кайберләре бик ашыга иде. Ачыкланганча, бу вакытта алар эш урынында булырга тиеш булган. Ә ярминкәгә икенче эш эзләп килгәннәр.

"Мин узган ел институт тәмамладым, әмма әлегә белгечлегем буенча эш тапмадым. Вакытлыча сатучы булып урнаштым. Дөресен әйткәндә, теләмичә генә эшлим. Хезмәт хакы түбән. Дөрес, белгечлегем буенча эшкә урнашудан өмет өзмим. Шуңа күрә ярминкәгә килдем дә, - диде бер кыз.

Аның белән бергә беренче эш бирүче янына киләбез. Төрек төзелеш фирмасы вәкиле ярминкәгә 700ләп вакансия "алып килгән". Әмма яңа танышым Лаештан читтә эшкә урнашу варианты белән килешмәде. Шул ук сәбәп белән икенче эш бирүче - "Казан" халыкара аэропорты" ААҖ һәм "Семиречье" АФ ЧҖҖ (офисы Сокурыда) тәкъдиме дә кире кагылды. Анда икътисадчылар кирәк иде. Шулай да танышым кадрлар хезмәтләре телефоннарын алырга булды. Нинди очрак булмас.

Алдагы еллардагы кебек эш эзләүчеләрдә Казан май комбинаты һәм МЭЗы вакансияләре зур кызыксыну уятты. Аларның вәкилләре утырган өстәл янында ыгы-зыгы зур булу очраклы түгел. Эш эзләүчеләрнең хезмәт хакы күләмен дә, эш графигын да, карьера баскычыннан үсү мөмкинлекләрен дә беләсе килә.

Матур гына кыз барлык сорауларга да бик теләп җавап бирә һәм үзенең кадрлар белән кызыксыну сәбәпләрен аңлата: - Бүген без өстәмә рәвештә 160лап кешене эшкә урнаштырырга әзербез. Ике ел элек бездә яңа җитештерү - "БИО Нәфис Продукт" ААҖ ачылды. Хәзерге вакытта предприятие проект куәтен арттыра. Буш урыннар күп төрле - корылмалар җыештыручыдан алып смена начальнигына кадәр. Бездә технологик университет (КХТИ) тәмамлаучылар күп эшли. Күпләр карьера үсешен конвейерда, продукция тутыручы, оператор булып эшләүдән башладылар. Ә хәзер аларның дәрәҗәсе дә югары, хезмәт хакы да әйбәт. Сәламәтлек саклау һәм мәгарифтәге эш бирүчеләр дә кадрлар проблемасын ярминкә ярдәмендә хәл итәргә омтылдылар. Районда элеккечә укытучылар һәм табиблар җитми. Район эшмәкәрләре дә кадрларга кытлык кичерә. Бүген Лаешта яхшы сатучы табу кыен булып чыкты.

Эш бирүчеләр белән аралашканнан соң шундый фикергә килдем: бүгенге көндә дипломлы белгечләрнең яхшы эш табу ихтималы зуррак. Әмма Лаешта түгел. Вакансияләрнең күп өлеше Столбище зонасында урнашкан предприятиеләргә туры килә. Мәсәлән, төп мәйданнары Казан шәһәре янында урнашкан "ИНВЕНТ-Электро" ЧҖҖ 20дән 25 меңгә кадәр хезмәт хакы тәкъдим итә. Коры катнашмалар җитештерүче "Бергауф" ЧҖҖдә дә хезмәт хакы бүгенге көн өчен начар түгел. Әмма вахта ысулы белән Казан май комбинаты предприятиеләренә генә барып була. Районның башка торак пунктларына килгәндә исә, анда барыннан да бигрәк укытучылар һәм социаль хезмәткәрләргә сорау зур. Лаешта, кызганычка каршы, андый вакансияләр юк.

"Бүген мәшгульлек үзәгендә 55 эшсез исәптә тора, бу районның икътисади актив халкының 0,30 процентын тәшкил итә. Бу республикада эшсезлекнең иң түбән күрсәткече. Икенче төрле әйткәндә, 55 эшсезгә 1000 буш урын туры килә. Бүгенге вакансияләр ярминкәсе монда роль уйнамый калмас дип уйлыйм. Безнең мәгълүматлар буенча, аңа 100дән артык кеше килде. Анда барлыгы 32 эш бирүче катнашты", - дип йомгак ясады мәшгульлек үзәге директоры Илнур Бикмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев