Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алда – хәлиткеч көннәр

Үсемлекләрне тукландыру, дым каплау, культивацияләү һәм чәчү - менә бу көннәрдә булачак уңыш язмышын билгеләгән эшләрнең тулы булмаган исемлеге.

"Йолдыз" ЧҖҖдә чәчүнең беренче көннәреннән механизаторлар Айрат Миңнуллин һәм Нурсәет Шәмсевәлиевка уңышлар юлдаш: башкарылган эталон гектарлар исәбе буенча районда аларга тиңнәр юк. "Урта Девятово" ЧҖҖ басуларында Сергей Кузьмин, Юрий Сарбаев, Александр Моисеев һәм Александр Ульянов чәчүдә планны арттырып үтиләр. "Хәерби"дә механизатор Суфьян Ибәтуллин алда бара. Бу атна башына ул 500 гектардан артык мәйданда чәчү чәчкән. Чәчүдә "Березовка" ЧҖҖдән механизаторлар Ринат Бикмөхәм-мәтов һәм Нурислам Зәйниев, "ВАМИН Татарстан һәм К" КТ дан Николай Савельев, Шамил Гайнуллин, "Семиречье" АФ ЧҖҖдән Дмитрий Ермолаев, Анатолий Игонин, Николай Медведев, Евгений Суханов, Илдар Сафин һәм Андрей Блохин яхшы эшлиләр.

Игенчеләр фикере буенча хөкем итсәк, бу атна хәлиткеч булырга охшаган: кайбер хуҗалыкларда киләсе ялларга чәчүне тәмамларга ниятлиләр. Бүген "Атабай" АФ ЧҖҖ, "Агро-5" һәм "Урта Девятово" ЧҖҖләр басу хезмәтчәннәре финишка якын. Монда шул тәртиптә чәчү 91-83-81% ка үтәлгән. Сабан культуралар чәчү планы 80% тан артык үтәлгән. Игенчеләр борчак, солыны чәчеп бетерделәр. Сабан бодае чәчү соңгы гектарларда бара. Бу көннәрдә чәчү агрегатларының күбесе бер еллык үлән чәчүгә көйләнгән. Орлыклар тишелеп чыгу өчен бу язда шартлар уңай, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посевная лидеры район