Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Генераль җыештыру вакыты

Квартирының өстәленә пычрак сыланган, идәнендә чүп-чар аунап ята, чүлмәкләрдә тузанлы гөлләр кибеп утыра икән, кемгә күңелле булыр? Шуңа охшаш күренешне авылларда һәм район үзәгендә күрергә була, чөнки кар эрегәч "Язгы стрит-натюрморт" дип аталучы картина ачылды.

Санитар-экологик икеайлык торак пунктларны тәртипкә китерергә, төзекләндерергә һәм район территориясен яшелләндерергә чакыра.

-15 апрельдән 15 июньгә кадәр икеайлык эшләрен координацияләү буенча оператив штаб атна саен райондагы хәлне тикшереп торачак, санитар-экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән конкрет чаралар үткәрәчәк. Агачлар һәм куаклар утырту, юллар һәм тротаурларны ремонтлау, парклар һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, контейнер мәйданчыкларын ремонтлау һәм төзү, җирлекләр территориясен һәм федераль, республика һәм җирле юллар янындагы территорияләрне чистарту - бу күзалланган эшләрнең зур булмаган исемлеге,-дип газетабызга хәбәр итә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Курамшин.

Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге, роспотребнадзорның ТР территориаль идарәсе санитар-экологик бүлеге, дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәте һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк территориаль идарәсе дәүләт инспекциясе кебек структураларның икеайлык чорына бурычлары аерым. Аларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә бозуларны ачыклау буенча җаваплылык йөкләнгән. Бозучыларны административ җәзалар һәм административ комиссиядә күңелсез сөйләшү көтә.

-РФ КоАПның 8.2 маддәсенә ярашлы төстә калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәгән өчен гражданнарга бер меңнән ике мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 10 меңнән 15 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 100 меңнән 250 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин, - дип җәза төрләрен саный ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк территориаль идарә дәүләт инспекторы Вячеслав Егоров. - Һәр авыл җирлегендә кабул ителгән төзекләндерү кагыйдәләре бозылганда, ТР КоАПка ярашлы төстә, материаллар карап тикшерү өчен административ комиссиягә җибәрелә, ул бозучыларга штраф салырга хокуклы. Гражданнарга - ике меңнән өч мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 меңнән 500 мең сумга кадәр.

15 апрельдән 15 июньгә кадәр коммуналь хезмәтләр аерым режимда эшләячәк, аларга җыелган чүпне чыгарырга кирәк булачак. "Лаешлес" ДБУ бу көннәрдә утырту материалына - агач һәм куак үсентеләренә гаризалар кабул итә.

Гадәттәгечә, барлык оешмалар һәм предприятиеләргә санитар чистарту буенча территорияләр беркетелгән. Җыештыру көннәре - чәршәмбе һәм шимбә.

Җир кибү белән, хәзердән үк кайбер лаешлылар тырмалар һәм себеркеләр алып үз территорияләренә чыктылар инде.

-19 апрельдә булачак беренче шимбә өмәсендә без офис биналары янындагы урам һәм территорияләрне тәртипкә китерәбез, - дип хәбәр итә Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов. - Җиңү паркына аерым игътибар бирәчәкбез. Аны җыештырырга Лаеш мәктәбе укучылары чыгачак.

Кешене киеменә карап каршы алалар, хуҗа турында аның йорт яны территориясеннән чыгып фикер йөртәләр, ә шәһәргә урамнары чисталыгына һәм төзеклегенә карап бәя бирәләр. "Йөзебезгә кызыллык китермик" - образлы гыйбарә, әмма һәрчак актуаль. Бигрәк тә язын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: субботник благоустройство район

2
X