Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Басуга чыктылар

Бу атнада кайбер хуҗалыклар язгы кыр эшләренә кереште.

Көннәр кинәт җылыну басуларны кардан тиз чистартты һәм игенчеләргә планлаштырылганнан берничә көн алдан күпьеллык үләннәрне карау эшен башлау мөмкинлеге бирде. "Хәерби", "Нармонка", "Семиречье" ЧҖҖләр, "Атабай" АФ, "ВАМИН Татарстан һәм К" КТ басуга беренче булып чыкты. Дым каплатуда эшләүче техника саны көннән көн арта. Эш планына ярашлы төстә бу агрочараны үтәүдә 128 тырмалау агрегаты эшләячәк, - дип хәбәр итте газетабызга авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Илгиз Миңнекәев. Шул ук вакытта күпьеллык үләннәрне тукландыру да бара. "Хәерби" һәм "Семиречье" хуҗалыклары басуларында бу эш яхшы бара. Белгечләр сүзләре буенча, күпьеллык үләннәрне карау эшен тиз арада тәмамлау өчен хуҗалыкларның көче җитәрлек. Кайбер хуҗалыкларда географик урнашу үзенчәлекләре булу сәбәпле басуга чыгу 5 көнгә тоткарлана.

Быелгы язда район басуларында төрле маркада 450 трактор эшләячәк, игенчеләргә 37 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне эшкәртергә туры киләчәк. Бүген чәчүгә 61 агрегат һәм 8 чәчү комплексы әзерләнгән, алар ярдәмендә 16,4 мең гектарда сабан ашлык уңышына нигез салу бурычы тора.

Кыр эшләрен нәтиҗәле үткәрү өчен тиешле шартлар һәм кызыксындыру чаралары булдырылган. Өлешчә, авыл товар җитештерүчеләренә ташламалы бәядән һәм товар кредиты буенча 1234 тонна дизель ягулыгы бүленгән, бу ихтыяҗга туры килә. Чәчү агрегатларына хезмәт күрсәтү өчен районда 25 ремонт звеносы төзелгән, алар күчмә эретеп ябыштыру техникасы һәм ягулык-майлау материаллары салучылар белән комплектланган. Басуга кайнар аш китерү, чәчүдә эшләүчеләрне матди кызыксындыру мәсьәләләре хәл ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: посевная подготовка хозяйства

2
X