Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшәгән ди җирдә изге коңгыз

Хайваннарның кеше белән дуслыгы турында әдәби әсәрләр күп язылган. Әмма аларның күбесендә этләр ("Белый клык", "Белый Бим черное ухо" һәм башкалар), мәчеләр, атлар... герой. Ә менә Лаешта яшәүче Александр Николаевич Фролов июнь коңгызын ияләштергән! Ике ел рәттән коңгыз үз дустына кунакка килә. Ул урамга чык дигән кебек тәрәзәгә чиртә. Александр...

Хайваннарның кеше белән дуслыгы турында әдәби әсәрләр күп язылган. Әмма аларның күбесендә этләр ("Белый клык", "Белый Бим черное ухо" һәм башкалар), мәчеләр, атлар... герой. Ә менә Лаешта яшәүче Александр Николаевич Фролов июнь коңгызын ияләштергән! Ике ел рәттән коңгыз үз дустына кунакка килә. Ул урамга чык дигән кебек тәрәзәгә чиртә. Александр Николаевич ишегалдына яки бакчага чыккач коңгыз аның янында оча, әйтерсең кочаклый, җилкәсенә яки уч төбенә кунып жуылдый. Хуҗа кулга ияләшкән коңгызны беркемгә дә кыерсытырга һәм куарга рөхсәт итми. Кешенең бөҗәкләр белән дуслыгы. Көлкәй (Янина Жеймо башкарган) турындагы киноәкият түгел. Исегездәме, аның башкаруында Көлкәй Балалар түгәрәккә басыгыз, яшәгән ди өлкән яшьтәге коңгыз, карт изге коңгыз дип җырлый.

Июнь коңгызы үз хуҗасы, төгәлрәге ышанычлы дусты белән менә шулай дус. Барыгыз да белгән әйтемне болай дип үзгәртергә була: "Яхшы сүз ишетү коңгызга да күңелле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево

2
X