Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз дачасында хуҗа булмаган кешеләр өчен

Яз җитте һәм безнең күбебез дача сезоны җитүне көтеп, орлыклар һәм үсентеләр, теплицалар һәм түтәлләр белән бәйле мәшәкатьләр эчендә яши. Әгәр сезнең җир участогына һәм андагы корылмаларга документларыгыз да тәртиптә булса, тагын да яхшырак. Ә бит әле теге яки бу сәбәп аркасында үзенең күчемсез милкенә хокукларны теркәргә ашыкмаучы бакчачылар да...

Яз җитте һәм безнең күбебез дача сезоны җитүне көтеп, орлыклар һәм үсентеләр, теплицалар һәм түтәлләр белән бәйле мәшәкатьләр эчендә яши. Әгәр сезнең җир участогына һәм андагы корылмаларга документларыгыз да тәртиптә булса, тагын да яхшырак. Ә бит әле теге яки бу сәбәп аркасында үзенең күчемсез милкенә хокукларны теркәргә ашыкмаучы бакчачылар да бар.

Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе закондагы кайбер үзгәрешләргә игътибарыгызны юнәлтә һәм бакча һәм дача җир участокларына һәм аларда урнашкан күчемсез милек объектларына хокукларны дәүләт теркәве тәртибен искә төшерә.

2015 елның 1 декабреннән закондагы үзгәрешләр көченә керде. Аларга ярашлы төстә, әгәр күчемсез милек объектын, шул исәптән җир участогын кадастр исәпкә куйганнан соң 5 ел дәвамында билгеләнгән тәртиптә теркәлгән хокуклар турында мәгълүмат барлыкка килми икән, мондый объектлар турында мәгълүмат җирле үзидарә органнарына җибәрелә. Күрсәтелгән мәгълүматларны алганнан соң муниципаль орган объектны хуҗасыз әйбер буларак исәпкә кую өчен Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә, ә аннан соң суд тәртибендә әлеге объектка муниципаль милек хокукын танырга хокуклы. Икенче төрле әйткәндә, сезнең "рәсмиләштерелмәгән" җирегез дәүләтнекенә әйләнә ала, ә андагы бөтен корылмалар үз белдеге белән төзелгән дип табыла һәм шуңа туры килгәнчә сүтелергә мөмкин. Шулай килеп чыкмасын өчен документларны тиешенчә рәсмиләштерергә ашыгырга тәкъдим итәбез.

Ихтимал, сез кайчандыр (2000 елның 1 гыйнварына кадәр) килешү буенча (сату-алу, бүләк итү, алмаштыру) бакча йорты сатып алгансыздыр, яки ул сезгә мирас буенча күчкәндер. Бу очракта шуны карагыз: хокук билгеләүче документта үткәрелгән теркәү турында БТИ штампы бармы. Әгәр мондый штамп бар икән, ул милек хокукы булуын аңлата. Теләсәгез сез аны хокукны дәүләт теркәве турында таныклык белән раслый аласыз. Моның өчен хокукны дәүләт теркәве турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә, күрсәтелгән документның төп нөсхәсен һәм күчермәсен тапшырырга һәм 2000 сум дәүләт пошлинасы түләргә кирәк.

Әгәр корылмаларга бернинди документлар да юк икән, расланган форма буенча мөстәкыйль төстә декларация тутыру да җитә. Декларация бланкын Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең рәсми сайтыннан бастырып алырга яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы офисында консультантлардан алырга мөмкин. Хокукны дәүләт теркәве өчен ике нөсхә декларация тапшырырга һәм 350 сум дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Сүз уңаеннан, әгәр сезнең участокта берничә корылма икән, декларацияне һәр объектка аерым тутыру зарур.

Күргәнегезчә милеккә хокукларны рәсмиләштерү бер дә катлаулы түгел. Шулай булгач, тынычлыгыгыз турында алдан кайгыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район росреестр дача