Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Законсыз алынган түләүләр кире кайтарылачак!

РФ законнарына ярашлы төстә, туйдыручысын югалту буенча пенсия алучылар, эшкә сәләтсезләрне караучы гражданнар, федераль социаль өстәмә алучылар пенсия һәм социаль түләүләр бирүне туктатуга китерүче хәлләр турында үз вакытында Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешләр. Бу факторлар түбәндәгеләр булырга мөмкин: гражданның эшкә урнашуы, яки студентның уку йортыннан чыгарылуы я аның читтән торып...

РФ законнарына ярашлы төстә, туйдыручысын югалту буенча пенсия алучылар, эшкә сәләтсезләрне караучы гражданнар, федераль социаль өстәмә алучылар пенсия һәм социаль түләүләр бирүне туктатуга китерүче хәлләр турында үз вакытында Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешләр. Бу факторлар түбәндәгеләр булырга мөмкин: гражданның эшкә урнашуы, яки студентның уку йортыннан чыгарылуы я аның читтән торып уку бүлегенә күчеп соңыннан эшкә урнашуы. Кызганычка каршы, түләүләр алучылар арасында намуссызлары да очрый, алар дәүләт алдындагы үз бурычларын үтәргә ашыкмыйлар, бу гражданның Пенсия фонды алдында бурычлы булып, аннан соң федераль бюджетка китерелгән зыянны кире кайтарырга ашыкмавына китерә. Гражданнар тарафыннан арттырып түләүләрне булдырмау буенча эшне оештыру турында Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Александровна Алешина сөйләде.

Ирина Александровна, ни өчен арттырып түләүләр барлыкка килә?

Пенсиянең кайбер төрләре билгеле бер шартларда түләнә. Мәсәлән: туйдыручысын югалту очрагы буенча пенсия 18 яшьтән өлкәнрәк пенсионерга ул уку йортында көндезге бүлектә укыган шартта гына түләнә; федераль социаль өстәмәләр һәм эшкә сәләтсез гражданны карау буенча компенсация бары тик эшләмәүче гражданнарга гына бирелә.

Хәлнең үзгәрүе (эшкә чыгу, читтән торып уку бүлегенә күчү һәм башкалар) турында ул хәл туганнан соң килүче эш көнендә хәбәр итәргә кирәк. Пенсия фондына үз вакытында хәбәр итмәгәндә пенсиянең артык түләнгән суммасы барлыкка килә.

Мәсәлән, бер үк вакытта туйдыручысын югалту буенча пенсия дә, федераль социаль өстәмә дә алучы граждан Г., читтән торып уку бүлегенә күчүе турында хәбәр итми һәм дәүләттән законсыз төстә 100 мең сумнан артык акча ала (эш судка бирелгән). Шуны аерым әйтергә кирәк, эшкә сәләтсез гражданны карау өчен компенсация түләве шул граждан пенсиясе белән бирелүгә карамастан, компенсациянең арттырып түләнгән суммалары, әгәр алар караучы кешенең эшкә урнашуы аркасында барлыкка килсә, аннан кайтарып алына.

Арттырып түләүләрне булдырмау өчен идарәдә нинди эш эшләнә?

ПФРның Лаеш районы идарәсе максатчан эш алып бара. Пенсия һәм башка түләүләр бирелү өчен нигез булган мәгълүматларны үз вакытында тапшырырга кирәклеге турында материаллар бастырыла. Клиентлар хезмәте залында мәгълүмати стендларда белешмәлекләр урнаштырыла, гражданнар кабул иткәндә белгечләр пенсия законнарын җентекләп аңлаталар, мәҗбүри документларның берсе булып хәбәр кәгазе тора, аның белән граждан үзенең теге яки бу түләүгә хокукны туктатуга китерүче хәлләр турында Пенсия фондына хәбәр итәргә тиешлеге турында кисәтелгән булуын раслый.

Арттырып түләү барлыкка килүгә юл куйган затлар белән Сез ничек эшлисез?

Иң башта гражданга китерелгән зыянны ирекле төстә капларга, ягъни артык алынган сумманы ПФР бүлеге счетына күчерергә тәкъдим итәләр. Әгәр элекке пенсионер артык түләнгән акчаны кире кайтарудан явызларча кача икән, ПФР идарәсенә суд органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм артык түләнгән сумманы мәҗбүри түләтергә туры килә.

Граждан тарафыннан Пенсия фондына үз вакытында хәбәр итүне бозу белән бәйле рәвештә килеп чыккан арттырып түләүләр - ул законны җитди бозу, чөнки федераль бюджет һәм Пенсия фонды акчалары максатчан тотылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район