Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

85 яшь – бу күпме әллә азмы?

Минем әнием Анна Александровна Макаровага 2018 елның 10 апрелендә 85 яшь тулды. Бу күпме әллә азмы? Мөгаен, кешенең тулы бер гомередер. Ә тормыш - ул нинди соң? Фото гаилә архивыннан Татьяна Кузовова Минем әнием - педагог, филолог, мәгариф системасында 43 ел эшләде. Мин кечкенә чагымнан ук безнең өйдә һәрчак студентлар...

Минем әнием Анна Александровна Макаровага 2018 елның 10 апрелендә 85 яшь тулды. Бу күпме әллә азмы? Мөгаен, кешенең тулы бер гомередер. Ә тормыш - ул нинди соң?

Фото гаилә архивыннан

Татьяна Кузовова

Минем әнием - педагог, филолог, мәгариф системасында 43 ел эшләде. Мин кечкенә чагымнан ук безнең өйдә һәрчак студентлар булуын хәтерлим. Ул техникумда эшләгәндә (ә ул 1970нче елларда ук укыта башлады), алар безгә еш киләләр иде. Безнең өйдә хәтта комсомол туе үткәрделәр.

Әти әнинең сәерлекләрен аңлады. Җәй буе ул яшелчәләр тозлады, салатлар ясады,ә аннан тулай торакка ташыды, авыр хәлдәге укучыларына ярдәм итте. Аның начар гаиләдән булган укучысын хәтерлим. Ул чакта телефоннар юк. Бер вакыт төркемнең старостасы йөгереп килде һәм бу егетнең тагын эчеп "Кама" кафесы янында йоклап ятуын әйтте. Без (шул исәптән мин дә) шунда чаптык һәм өйгә алып кайттык. Ә инде иртән бу студентны чын мәгънәсендә "мунча" көтте, Анна Александровнадан гына түгел, группа старостасыннан да, комсоргтан да.

Әни белән тулай торакка бару миңа бик ошый иде. Мин әлегә кадәр 59 төркемнең барысын хәтерлим (бу әнием студентлары), башкалары да булды - 81нче, 104нче һәм калганнар. Әмма алар башка укучылар инде, ә менә 59нчы төркем - алар безнең гаилә өчен үз кешеләр.

Аннан соң әнием интернат-мәктәптә эшләде. Ул дәресләр биреп кенә калмады - кулыннан килгәнчә балаларга булышты. Андагы бер күрми торган укучы мәктәп ашханәсендә ашамады - әни аңа өйдә ашарга әзерләп интернатка илтте. Шактый вакытлар үткәч, үзем анда эшли башлагач аның башкача эшли алмавын аңладым.

Хәзер әнием лаеклы ялда. Әмма аның "балалары" - укучылары әлегә кадәр безнең өйгә киләләр, аның хәлен беләләр.

Ул үзенең өч баласын - мине, энем һәм сеңлемне тәрбияләп үстерде. Аның хәзер ун оныгы - сигезе кыз, икесе малай, унбер оныкчыгы бар. Менә нинди дус һәм тату гаилә.

Әнием - зур хәрефтән педагог һәм искиткеч ата-ана. Мөгаен, шуңа күрә мин һәм минем балаларым аның эзеннән китеп укытучылар булгандыр. Мин үзем дә югары квалификацияле укытучы, ә шулай да дәресләр үткәргәндә кайбер мәсьәләләрне әни белән хәл итәм. Балалар белән шул кадәр еллар эшләгән өлкән яшьтәгеләр генә белем бирү нечкәлекләрен һәм методиканы яхшы беләләр.

Үземне белгәннән бирле әнием балаларга һәр эштә ярдәм итәргә тырышты. Әмма шул ук вакытта оныкларына иншалар язарга булышырга да өлгерде. Минемчә, бар гомерен бик тә теләп үсеп килүче буынга белем бирүгә багышлаган кешеләр еш очрамый. Мин ялгышмадым - ул чын күңелдән 43 ел рәхәтләнеп эшләде. Әнием кебек үз һөнәренә гашыйк кешеләргә "Эшкә - бәйрәмгә барган кебек" мәкале бик тә туры килә.

Эштән, балалардан, оныклар, оныкчыклардан шатлык алу, мөгаен, бу тормыш мәгънәседер. Әни хәзер дә безнең зур гаилә эшләре белән кызыксына һәм кыен чакта ярдәмгә килергә әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район