Алдакчылар кармагына эләкмәгез
Хезмәтләр базарында гражданнарга күчемсез милеккә хокук эшләүдә ярдәм тәкъдим итүче оешмалар барлыкка килде. Үзләренең "юридик хезмәтләре" өчен алар күп тә түгел, аз да түгел - йөз мең сумнан артык сорыйлар! "Эшмәкәрләр" кармагына яклаучысыз һәм ышанучан гражданнар каба, билгеле булганча, пенсионерлар. Ниндидер оешмалардан килгән хатлардан күргән биниһая зур штрафлардан куркып аларның...
Хезмәтләр базарында гражданнарга күчемсез милеккә хокук эшләүдә ярдәм тәкъдим итүче оешмалар барлыкка килде. Үзләренең "юридик хезмәтләре" өчен алар күп тә түгел, аз да түгел - йөз мең сумнан артык сорыйлар!
"Эшмәкәрләр" кармагына яклаучысыз һәм ышанучан гражданнар каба, билгеле булганча, пенсионерлар. Ниндидер оешмалардан килгән хатлардан күргән биниһая зур штрафлардан куркып аларның күбесе бу фирма офисына үзләре киләләр. Монда аларга күчемсез милекне үзеңнекенә эшләүдә арадашчы хезмәтләре тәкъдим итәләр. Шаһитләр сүзләре буенча, "юристлар" үз эшләрен 120 мең сум итеп бәялиләр! Кайбер пенсионерлар шунда ук ризалашалар һәм документларга имза куялар. Соңыннан ачыкланганча, шул гамәлләре белән алар үзләренә бирелгән ваклап түләүне башкару өчен финанс йөкләмәсе алалар.
Шул уңайдан, Росреестрның Татарстан идарәсе күчемсез объектларын милеккә эшләргә теләгән гражданнарга мөрәҗәгать итә: куллары чиста булмаган эшмәкәрләр белән эш итмәгез, ә дәүләт органына - бу очракта Росреестрның Татарстан идарәсенә килегез. Өстәвенә хәзер милек хокукы эшләү процедурасы гади, үтә күренмәле һәм акча ягы да хәлдән килерлек: теркәгән өчен дәүләт пошлинасы 2000 сум, ә "дача амнистиясе" буенча бары - 350 сум. Бәлки мөрәҗәгать итүченең өстәмә чыгымнары килеп чыгар, мәсәлән, техник документлар әзерләүгә яки нотариус хезмәтләренә бәйле, әмма бу очракта сүз йөз мең сумнар турында түгел, ә көчтән килерлек сумма турында гына.
Моннан тыш, Росреестрның rosreestr.ru порталында "Жизненные ситуации" сервисы эшли, ул кирәкле документлар исемлеген, теркәү срогын күрсәтә һәм документлар тапшыруга язылуда булыша. Аңлашыла ки, пенсионерларның күбесе, кызганычка каршы, компьютерга кайсы яктан киләсен дә белми, әмма барысының яшь ярдәмчеләре бар. Мондый очракта Росреестр Росреестрның колл- үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә - тел. 8 800 100 34 34.
Шулай ук моны да искәртәбез, Россия Федерациясе законнарында затның теге яки бу күчемсез объектка милек хокукын эшләтү сроклары күздә тотылмаган. Әмма шунысын да истән чыгармагыз, дәүләт теркәве үткәнче "эшләнмәгән" күчемсез милек закон буенча Сезнеке түгел. Димәк, ул сату-алу, бүләк итү, алыштыру һәм башкалар предметы була алмый, шулай ук мирас буенча да күчми.
Матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев