Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексеевскидагы интернат-йортта Сабантуй үткәрдек

Район мәдәният йортында эшләп килүче "Вдохновение" клубын Алексеевскидагы картлар һәм инвалидлар йорты белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Чираттагы баруда анда яшәүчеләр өчен Сабантуй үткәрергә булалар. Уртак тырышлык белән зур программа әзерләделәр һәм үткәрделәр. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина ди-джей ролендә булды. Алып баручы ролен Нармонка авыл мәдәният йорты...

Район мәдәният йортында эшләп килүче "Вдохновение" клубын Алексеевскидагы картлар һәм инвалидлар йорты белән күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли. Чираттагы баруда анда яшәүчеләр өчен Сабантуй үткәрергә булалар.

Уртак тырышлык белән зур программа әзерләделәр һәм үткәрделәр. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина ди-джей ролендә булды. Алып баручы ролен Нармонка авыл мәдәният йорты директоры Роза Краснова искиткеч башкарды. Уен программасы өчен Лаештагы балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәре Гүзәл Созинова җавап бирде. Хәйрия баруда тәрбиягә күп бала алган Алсу Вәлиева гаиләсе актив катнашты: аның белән сигез баланың бишесе барды. Лаеш районы социаль яклау бүлеге машина бирде. Картлар йортына баруга Евгений Драгунов һәм Фәридә Мортазина иганә ярдәме күрсәттеләр.

-Бу интернат йортта Лаеш районыннан өч кеше яши, - дип аңлатып үтте Балалар шәфкатьлелек ордены җитәкчесе Зөһрә Лезина. - Без алар өчен махсус бүләкләр алып бардык, учреждениенең үзенә Лаеш рәссамы Василий Отмахов картинасын бүләк иттек. Ә Сабантуйда теләге булганнарның барысы катнашты. Гадәттәге халык уеннары һәм ярышлар булды, җырлар башкарылды. Хәтта коляскада утыручылар да конкурсларга кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район