Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алты дистә елга якын гөрләшеп яшиләр

Гаилә тормышы – катлаулы һәм күп кырлы ул. Гаилә бәхете өчен көндәлек хезмәт һәм килешү таләп ителә. Еш кына аларны табып булмый. Әмма кайбер гаиләләр 58 ел үткәч тә бер-берләренә хис-тойгылары югалмау белән горурлана алалар. Маһируза Кыяметдиновна һәм Анатолий Григорьевич Николаевлар нәкъ менә шундыйлар.

Анатолий Николаев 1934 елның 9 августында Лаеш районының Карташиха авылында туа. Зур гаиләдә үсә: аның өч ир һәм өч кыз туганы була. 1941 елда әтисен армиягә алалар, әмма бронь буенча Яшел Үзәндәге хәрби заводта эшләргә калдыралар. Ул өенә фәкать 1957 елда гына кайта.

-Мине 1953 елда армия хезмәтенә алдылар, - дип сөйли Анатолий Григорьевич. – Мин Польшада хезмәт иттем. Армиядән кайткач туган авылыбызның сусаклагыч зонасында калуын белдем. 1957 елның июнендә безнең гаилә Юдино поселогына күчте. Анда мин авиация заводына караган су җыю урынына эшкә урнаштым. Без шунда таныштык.

Маһируза Кыяметдиновнаның моңа кадәр гаилә тормышы барып чыкмаган була инде. Ул улын ялгызы үстерә, шулай ук сеңлесенә һәм энесенә булыша. Анатолий Николаев белән 1960 елда өйләнешәләр.

-Минем улым бронхиттан азапланды, - дип сөйли Маһируза Николаева. – Унынчы сыйныфта аңа берничә катлаулы операция ясадылар. Тугыз көн ул хастаханәдә ясалма сулыш аппаратында булды. Әмма ул терелде. Толя ярдәменнән башка без моны җиңеп чыга алмас идек.

Шәһәрдә яшәсә дә Анатолий Григорьевич табигатькә тартыла. Аның әтисе оста аучы һәм гөмбәче була – улын әйләнә-тирәне күзәтергә һәм саклыкка өйрәтә. Һәр ял көнендә алар урманга баралар. Ә җәйге ялларында ул ераккарак – Коми һәм Уралга китә.

-Мин 13 яшемдә табигатькә һәм якын кешеләремә багышланган шигырьләр яза башладым, - дип искә төшерә гаилә башлыгы. -  Әмма барыннан да бигрәк минем хайваннар һәм кошлар тормышындагы мизгелләрне мәңгеләштерәсем килде. 1950 елда ук авыл фотоһәвәскәрләре түгәрәген тәмамладым һәм шуннан соң туган якның кыргый табигатен фотога төшерү белән мавыктым. Урманда яшәүчеләр кеше күзенә сирәк күренәләр, әмма корал урынына фотоаппарат белән килгән кешеләргә очрап торалар. Бу эштә иң мөһиме – түземлек, күзәтүчәнлек һәм, әлбәттә, табигатьне ярату.

1965 елда Казанда Татарстан аучылар җәмгыятендә фотоаучылар клубы оеша, Николаевны шунда кабул итәләр. 1970 елда ул эш төрен үзгәртергә карар итә, фәнни басмаларны бизәү өчен фотограф кирәк булган Казан биология институтына килә.

-Шулай килеп чыкты инде, минем эшләрем тиз арада танылу тапты, - дип сүзне дәвам итә Анатолий Николаев. – “Пошилар су коена” дигән фотоэшем аеруча уңышлы булды. Башта ул Татарстан аучылар җәмгыяте конкурсында беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. 1972 елда шул ук фотосурәтем тагын бер диплом алды, бу юлы Мәскәүдәге “Фотоаппарат белән ау” күргәзмәсендә. Ә инде алты елдан – халыкара танылу: Болгариядә үткән “Кеше һәм табигать” конкурсында өченче һәм бронза медаль яулады.

Мондый уңышларга ирешү өчен барын үзе үзләштергән фотографка күп эшләргә һәм өйрәнергә туры килә. 1974 елда ул читтән торып Мәскәүдәге фотокино сәнгате халык университетын тәмамлый. Акча туплап фототехника сатып ала, танышлары аша фотокәгазь таба. Өй шартларында зур рәсемнәрне эшләү һәм басу технологиясен үзе уйлап таба. Рационализаторлык идеясе өчен Анатолий Николаевка премия дә бирәләр. Фоторәссам-натуралист сүзләре буенча, аның коллекциясендә 1500дән артык негатив бар, аларның күбесен проявить итәргә кирәк әле.

-Аның бар эшкә кулы ятып тора. Чын-чынлап алтын куллы: балта остасы да, фотограф та, столяр да, шагыйрь дә. Хәтта картиналар яза, - дип мактый ирен Маһируза апа, ире кышкы урманда язган үз портретын күрсәтеп. – Ә берничә ел элек “Волжские зори” шигырьләр китабы дөнья күрде.

Заводта 25 ел эшләү чорында тиешле еллар эшләгән өчен медаль ала. Анатолий Николаевның берничә олы бүләге дә бар, аларның кайберсен КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре тапшырган.

1986 елда ир белән хатын табигатькә һәм туган якларга якын булу өчен Лаешка күченәләр. Аларның ике уллары, өч оныклары һәм биш оныкчыклары бар. Ирле-хатынлы Николаевлар сүзләре буенча, алтмышынчы ел бергә яшәүләренә дә карамастан алар әлегәчә бер-берләренә җылы хисләрен саклап калганнар һәм иңгә-иң, гөрләшеп яшиләр. Озак һәм бәхетле никахның сере менә шунда да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев