Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Атабайда Марат Әхмәтшинга мемориаль такта ачылды

Авыл тарихы - ул иң элек анда яшәүчеләр язмышлары, аларның эшләре һәм гамәлләре. Үзенең интернациональ бурычын намуслы үтәгән Россия Герое Марат Әхмәтшин исемен Атабайда аеруча горурланып телгә алалар. Ул Сириядә террорчыларга каршы хәрби операция барышында геройларча һәлак була. Үткән шимбәдә бу авылда мөһим вакыйга булды - Марат Әхмәтшин хөрмәтенә мемориаль...

Авыл тарихы - ул иң элек анда яшәүчеләр язмышлары, аларның эшләре һәм гамәлләре. Үзенең интернациональ бурычын намуслы үтәгән Россия Герое Марат Әхмәтшин исемен Атабайда аеруча горурланып телгә алалар. Ул Сириядә террорчыларга каршы хәрби операция барышында геройларча һәлак була.

Үткән шимбәдә бу авылда мөһим вакыйга булды - Марат Әхмәтшин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Атабай мәктәбе аның исемен йөртәчәк.

Аны ачу тантанасында Геройның туганнары, район башлыгы Михаил Афанасьев, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, хәрбиләр, авылдашлары катнашты. Столбище кадетлары, Лаешның 2нче мәктәбе яшь армиячеләре интернационалист сугышчыга честь биреп мәйдан буйлап тантаналы марш белән үттеләр.

-Марат Әхмәтшинның үлемсез батырлыгы - ул безнең барыбыз өчен әхлак дәресе, - дип басым ясады район башлыгы Михаил Афанасьев. - Бу батырлык, фидакарьлек үрнәге.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин әйтеп киткәнчә, капитан Әхмәтшин үзенә йөкләнгән бурычны намус белән гадел үтәде һәм үз Ватанының чын улы иде.

Марат Радик улы Камчаткада хәрбиләр гаиләсендә туа. Аның бабасы хәрби эсминецта командалык итә, әтисе тавыш тизлегеннән югары тизлектәге истребительләрдә оча. Ә әнисе шушы самолетлар өчен "кара ящикларны" әзерли һәм соңрак аларның күрсәткечләрен ачыклый. Шуңа күрә ул үзен армиядән башка күз алдына да китерә алмый. Казанда 113нче мәктәпне тәмамлагач Казан артиллерия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач Төньяк Кавказ округының 58нче армиясенә җибәрелә. Анда Кабардино- Балкариядә урнашкан үзйөрешле гаубица артиллерия взводына командир итеп билгеләнә. 2003 елда үзйөрешле гаубица артиллерия ротасы командиры була, ике елдан капитан дәрәҗәсе ала. Марат Әхмәтшин РФ Кораллы Көчләренең тынычлык урнаштыручы контингенты составында берничә тапкыр Көньяк Осетиядә була. Ул үз һөнәрен ярата, әмма 2010 елда тыныч тормышка кайтырга туры килә - аның частен тараталар. Хәрби биш ел түзә һәм яңадан хезмәткә кайту турында рапорт бирә.

-Ул армиядән башка яши алмады, - дип сөйли Геройның әтисе Радик Әхмәтшин. - Шул ук вакытта ул үз гаиләсен бик яратты һәм саклады. Хәтта Сириядә командировкада булуын да безгә белгертмәде. Ленинград янында дип язды... Мөгаен, ул баш тарта да алгандыр, исән дә калган булыр иде.

Марат 2016 елда хәрби контингент составында Сирия республикасына җибәрелә.

ИГИЛ сугышчыларына каршы һөҗүмдә хәрби бурычын үтәгәндә хезмәттәшләрен коткару өчен утны үзенә кабул итә. Снарядлар теткәләгән офицерны госпитальгә алып киләләр. Табиблар аның гомере өчен көрәшәләр, әмма коткара алмыйлар...

Марат Радикович Әхмәтшинны туганнары яшәгән Атабай авылында җирлиләр. Аның олы кызына 13 яшь, улына - 9 яшь, кечкенә кызына- бары 3.

Россия Федерациясе Президентының 2016 ел 23 июньдәге 300нче Указы белән батырлыгы һәм геройлыгы өчен Әхмәтшин Марат Радикович "Россия Федерациясе Герое" исеме бирелеп "Алтын Йолдыз" медале белән бүләкләнде.

-Мемориаль такта ачуыгыз өчен, минем улымны истә тотуыгыз өчен рәхмәт, - диде дулкынланып Радик Вагыйзович. - Ул атабайлылар өчен үз кешегә әйләнде. Авыл халкы безнең гаилә кайгысын һәм югалту ачысын уртаклашты.

Россия Герое Марат Әхмәтшинга мемориаль тактаны ачу хокукы аның әтисе Радик Вагыйзовичка һәм улы Әмиргә бирелде. Аннан соң Марат Әхмәтшин каберенә чәчәкләр куйдылар.

Без барыбыз - руслар, татарлар, чуашлар, марилар... - бөек илебезнең бердәм халкы.

Марат Әхмәтшин кебек сакчылары булганда Россиядә барысы имин булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район