Балачакка экскурсия
Лаешның сукырлар һәм күрү сәләте начар балалар өчен интернат мәктәбенә керү урынында басып торганда минем күңелемә нәкъ шушы шигырь юллары килде. 1969 елның сентябрендә беренче мәртәбә аның бусагасын атлап кергәндә миңа унөченче яшь иде. Монда миңа бәхетле алты елымны үткәрергә туры килде. Ул еллар мине, сукыр диярлек авыл малаен, танымаслык...
Лаешның сукырлар һәм күрү сәләте начар балалар өчен интернат мәктәбенә керү урынында басып торганда минем күңелемә нәкъ шушы шигырь юллары килде. 1969 елның сентябрендә беренче мәртәбә аның бусагасын атлап кергәндә миңа унөченче яшь иде. Монда миңа бәхетле алты елымны үткәрергә туры килде. Ул еллар мине, сукыр диярлек авыл малаен, танымаслык итеп үзгәртте. Кырык ел элек мәктәп мине мөстәкыйль тормышка озатты. Яңа тормыш уңышлы булып чыкты: югары белем, танылу китергән эш, алардан башка үземне күз алдыма да китерә алмаган күп төрле мавыгулар, гаилә, якыннарым һәм дусларым.
Мәктәпкә килү миңа бәхетле елларымны яңадан кичерергә ярдәм итте. Мине мәктәпкә улым Илгиз һәм Чистай шагыйре, бард, нәшир һәм искиткеч яхшы кеше Валентина Солдатова озата килде. Мәктәп директоры Татьяна Камбарова минем белән аралашырга вакыт тапты, ә аның урынбасары Людмила Пылаева минем экскурсоводым булды.
Без бала чактан таныш коридорлар, сыйныфлар буйлап йөрдек, мәктәп ашханәсендә, соңгы ике уку елы үткән йокы бүлмәсендә булдык. Мин әйләнә-тирәне таныдым да, танымадым да: барысы да үз урынында кебек, әмма бөтенләй башка стеналар, тәрәзәләр, пәрдәләр, ишекләр...
Күптән түгел мәктәптә капиталь ремонт булган, балалар бөтенләй башка, заманча җиһазланган һәм техниканың соңгы сүзе буенча җайлаштырылган кабинетларда уку мөмкинлеге алганнар.
Менә без мәктәпнең актлар залында. Монда мин кайчандыр сәхнә буйлап беренче кыюсыз адымнарымны ясаган идем. Миңа бүгенге укучылар белән очрашырга, аларга үз тормыш юлым турында сөйләргә, күрү сәләтен югалту белән бәйле проблемаларны җиңү буенча тупланган тәҗрибәм белән уртаклашырга кирәк иде. Мин бик дулкынландым, чөнки залда укучылардан тыш кайчандыр мине укыткан педагоглар: биолог Людмила Васильева һәм географ Татьяна Синтемова да бар. Әмма дулкынлану тиз үтте, мин балалар белән уртак телне җиңел табасыма ышандым, чөнки минем дә проблемам аларныкы кебек үк бит. Мөстәкыйль тормышка аяк басканда мин очрашкан проблемалар белән аларга да очрашырга туры киләчәк.
-Сез хәзер бик уңайлы, теплица шартларында диярлек яшисез, - дип мөрәҗәгать иттем мин аларга, - әмма гомер буе болай дәвам итмәячәк. Сезнең мөстәкыйль тормышка аяк басасы көнегез җитәр һәм сез аңа ничек яхшырак әзерләнәсез, куелган максатыгызга ирешү шулкадәр җиңелрәк булыр.
Без Валентина Солдатова белән уртак җырларыбызны җырладык, мин күп кенә шигырьләремне укыдым, шул исәптән интернатта үткәргән көннәр турында да. Балаларның кайсы да булса иҗат белән шөгыльләнәме дигән соравымнан соң сәхнәгә унберенче сыйныф укучысы Маша Бардина күтәрелде һәм үзенең җырын башкарды. Аны искиткеч киләчәк көтә дип саныйм.
Туган мәктәпкә сәяхәтем онытылмас үткәннәрне сагыну хисләре һәм миңа тормышка юллама биргән кешеләргә чиксез рәхмәт тойгысы уятты.
Рифкать Гардиев, Лаешның сукырлар һәм күрү сәләте начар балалар өчен интернат мәктәбенең 1975 ел чыгарылышы укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев