Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар безнеке - үзебезнеке

Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Семь+я" клубында әниләр бәйрәмен билгеләп үттеләр. Район мәдәният йортына өлкәннәр һәм аларның үзләренекенә әйләнгән балалар җыелды. Алар районыбызның һәм республиканың төрле почмакларыннан килделәр. Нармонка һәм Усады, Кече Елга һәм Лаеш. Яшел Үзән районы Нурлат поселогы үзенең делегатларын җибәргән. Кунакларны "Семь+я" клубында бик җылы каршыладылар. Бәйрәм башланыр...

Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең "Семь+я" клубында әниләр бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Район мәдәният йортына өлкәннәр һәм аларның үзләренекенә әйләнгән балалар җыелды. Алар районыбызның һәм республиканың төрле почмакларыннан килделәр. Нармонка һәм Усады, Кече Елга һәм Лаеш. Яшел Үзән районы Нурлат поселогы үзенең делегатларын җибәргән.

Кунакларны "Семь+я" клубында бик җылы каршыладылар. Бәйрәм башланыр алдыннан тәрбиягә бала алган гаиләләр эше турында, уртак чаралар, экскурсияләр, фестивальләр, осталык сәгатьләре турында видеосюжет күрсәттеләр. Күпләр экранда үз балаларын күреп шатланып кул чаптылар.

Балаларны язмыш иркәләмәгән. Аларның күбесенең үз гаиләсен табуы нинди бәхет. Нармонкадан таксист Максим Мотус һәм аның хатыны, кибетче булып эшләүче Оксананың дүрт баласы бар. Аларның өчесе тәрбиягә алынган.

Лаеш үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшләүче Ларисаның да күңеле киң. Улы Кирилл армиягә киткән. Зур йортта урын күп. Менә шулай итеп Павел Владимирович һәм Лариса Васильевна гаиләсендә 15 яшьлек кызлары Ирина барлыкка килә. Ул Лаешның сукыр һәм күрү сәләте начар балалар өчен интернат мәктәбендә укый. Әнисенең йөрәге йомшак, ул үзләренең һәм читләрнең хәсрәтенә битараф калмый. Иренең туганы Виктор сәламәтлеге буенча Чистай интернатында яши.

-Менә аны өйгә алып кайтырга уйлыйбыз, гаиләдә яшәсен, - дип сөйли Лариса.

-Алар гадәти булмаган аналар. Сезнең балаларга булган зур мәхәббәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, - диде үзенең чыгышында опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Лариса Плеханова.

Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеев җыелганнарны җылы котлады, район башлыгы Михаил Афанасьевтан котлаулар укып китте. Ул бала алган гаиләләргә рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Клубны оештыручы Зөһрә Лезина аерым бүләккә лаек булды.

Яшел Үзәннән килгән кунаклар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бәйрәмдә үзләренең ике баласын һәм тәрбиягә бала алган сигез бала тәрбияләүче полиция майоры Дания Гыйләҗева чыгыш ясады. Нурлатның "Рассвет" тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы рәисе Рәкыя Миңнуллинаның үзенең ике һәм тәрбиягә алган 10 баласы бар. Аның хезмәттәше, балалар йорты хезмәткәре Роза Кашапова тәрбиягә алган алты һәм үзенең өч баласын тәрбияли.

-Безнең өчен бар балалар да үзебезнеке, - дип чыгыш ясады Дания Гыйләҗева һәм ана йөрәге турында искиткеч шигырь укыды.

Бәйрәмдә әниләр турында күп җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Балалар рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар, осталык сәгатьләрендә катнаштылар. Алар өчен бәйрәмчә чәй табыны әзерләделәр. Ә мартта тәрбиягә бала алган гаиләләрнең район фестивале булачак. "Семь+я" клубы рәисе Алсу Вәлиева Яшел Үзән кунакларын форумга чакырды.

-Әйдәгез аралашыйк, тәҗрибә уртаклашыйк, балалар - безнең тормыштагы иң яхшы нәрсә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев