Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Балалар сүзлекләр серен ачкан

Лаеш районының 25 Октябрь ис.поселокта туган тел көненә багышлап чара уздырдылар. Анда "Русской речи государь - под названием Словарь!" дигән мәгълүмат танып белү сәгатен түбән сыйныф укучылары өчен оештырганнар. "Китапханәче Наталья Сергеева "Чунга-Чанга" клубына йөрүче балаларга танылган кешеләрнең ничек итеп рус теле белән сокланулары, аңа хөрмәт белән караулары турында сөйләде....

Лаеш районының 25 Октябрь ис.поселокта туган тел көненә багышлап чара уздырдылар. Анда "Русской речи государь - под названием Словарь!" дигән мәгълүмат танып белү сәгатен түбән сыйныф укучылары өчен оештырганнар.

"Китапханәче Наталья Сергеева "Чунга-Чанга" клубына йөрүче балаларга танылган кешеләрнең ничек итеп рус теле белән сокланулары, аңа хөрмәт белән караулары турында сөйләде. Укучылар Россиянең бөек кешеләре фикерләре белән генә түгел, ә танылган чит ил язучылары һәм философлары рус теле турындагыфикерләре белән дә танышты.

Укучылар рус теле буенча сүзлекләр төзегән В.И. Даль һәм С.И. Ожегов туган телгә, сөйләү культурасына алар керткән зур өлешләре турында күп нәрсә белделәр. В.Солоухин һәм В.Шефнерның сүз көче һәм әһәмияте турында шигырьләрен тыңлагач балалар тел байлыгыннан сөйләгәндә дә, язганда да дөрес кулланырга кирәклегенә төшенделәр.

Чара уздырганда укучылар төрле сүзлекләр белән таныштылар. Анннан соң кызлар һәм малайлар аңлатмалы сүзлектән кайбер кызыклы сүзләр эзләп, аларның мәгънәләренә төшенде, этимология сүзлегеннән кайбер сүзләрнең килеп чыгу тарихын өйрәнделәр, орфографик сүзлектән белемнәрен тикшерделәр.

Яшь китап сөючеләр "Я и словари" викторинасында актив катнашты, төрле сүзлекләрнең нинди максат белән чыгарылуын кешенең сүзлек запасы һәманы тулыландыруы турында сорауларга җавап бирделәр.

Бу чарага багышлап китапханәдә "Словарь раскрывает секреты" дигән күргәзмә оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район