Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балыклар патшасын Лаешта үстерәләр

Илнур Батыршинның мәрсин балыклары үрчетү буенча фермер хуҗалыгы уңышлы үсә. Белеме буенча Илнур Илдар улы инженер-механик. Берничә ел элек тормышында хәлләр катлаулангач ул дусты Андрей Глядков белән үзе өчен яңа булган эшкә алынырга була. Балыкларның кыйммәтле төрләрен үрчетүне сайлыйлар. Барысы 2012 елның гыйнварында башлана.Теләктәшләр гаражны җылыталар, дүрт чан урнаштыралар һәм...

Илнур Батыршинның мәрсин балыклары үрчетү буенча фермер хуҗалыгы уңышлы үсә.

Белеме буенча Илнур Илдар улы инженер-механик. Берничә ел элек тормышында хәлләр катлаулангач ул дусты Андрей Глядков белән үзе өчен яңа булган эшкә алынырга була. Балыкларның кыйммәтле төрләрен үрчетүне сайлыйлар.

Барысы 2012 елның гыйнварында башлана.Теләктәшләр гаражны җылыталар, дүрт чан урнаштыралар һәм су белән тәэмин итүнең йомык системасын эшлиләр.Алар 100 керкә (форель) маймычы сатып алалар, әмма уңышсызлыкка юлыгалар.

-Су белән тәэмин итү системасы бик тиз сафтан чыкты, балыкларның күбесе һәлак булды, - дип искә төшерә эшмәкәр. - Шул елның маена маймычларның яртысы гына калды, алар баштагы биш граммнан 40ка җитте.

Икенче юлы хезмәттәшләр булган хаталарны искә алалар. Фермерлар Чебоксарда бестер (кырпы һәм чөгә гибриды) маймычлары сатып алалар. Бер елда алар 5 граммнан 900 граммга җитәләр, ә кайберләре 1,5 килограмм була. Ел азагында Илнур һәм Андрей "Лаеш" сәнәгать мәйданчыгы турында ишетәләр һәм безнең шә -

һәргә күченергә хәл итәләр.

-Район җитәкчелеге элекке СПТУ бинасы түбәсен һәм алгы ягын тәртипкә китерүдә ярдәм итте, шулай ук коммуникацияләр үткәрелде, - дип сөйли эшмәкәр. -Эчке эшләрне үзебез башкардык: бүлемнәрне алдык һәм бассейннар урнаштырдык. "Лизинг- грант" программасында катнашу өчен кирәкле документларны әзерләдек.Аның ярдәмендә без 700 мең сум алдык.Сәнәгать мәйданчыклары резидентларына ярдәм программасы буенча сатып алган җиһазлар бәясенең 50 проценты субсидияләнде.

Яңа предприятие өчен себер кырпысының аталандырылган уылдыкларын сатып алалар. Фермерларның балыкны Казан сәүдә нокталарына сату өмете барлыкка килә.

- Сатып алган уылдыкларның бер өлешен без 10 граммлы маймыч итеп үстердек һәм саттык, - дип аңлатып үтә Илнур Илдарович. - Ә калганнарын 4-5 килограммга җиткергәнче ашаттык. Балыкны Казанда үзләрен танытып өлгергән сәүдә нокталарына озаттык. 2015 елда 19 тонна продукция сата алдык.

Хәзерге вакытта хуҗалыкта дүрт кеше эшли.Зур чан-бассейннарда кыйммәтле балыклар маймычлары йөзә. Суның температурасы ясалма төстә кирәкле дәрәҗәдә тотыла, су табигый шартлардагыга караганда кислород белән яхшырак баетыла. Бу һәм , әлбәттә, башкалар мәрсиннәрне табигый шартларга караганда шактый тизрәк үстерү мөмкинлеге бирә.

Узган елда балыкчылык буенча федераль агентлык Батыршин хуҗалыгында куәтләрне активлаштыру үткәрә.Ул маймычларны елгаларга җибәреп балык ресурсларын тулыландыру хокукы ала.

-Татарстанның әйләнә-тирә мохиткә начар тәэсир итүче эре предприятиеләре безнең белән хезмәттәшлек итә, - дип сүзне дәвам итә фермер. - Алар бездән чөгә маймычлары сатып алалар һәм аларны Идел, Кама һәм Вятка елгаларына җибәрәләр. Күптән түгел предприятие товарлыклы балык җитештерүдән тулысынча маймычлар үстерүгә күчте. Хәзер без экологик мөһим эш белән шөгыльләнәбез.

Илнур Батыршин кебек энтузиастлар тырышлыгы белән Татарстан сулыкларының балык ресурслары торгызыла башлады. Балыклар патшасы булган мәрсин маймычларының Лаешта үстерелүе аеруча сөендерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район