Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Балык – булсын!”

Лаеш районында уылдык чәчү өчен ясалма урыннар булдыру буенча шундый исемдә акция булды.

Мәйданы буенча дөньяда өченче урынны алган Куйбышев сусаклагычының гидрологик режимы тотрыклы түгел. Су дәрәҗәсенең тирбәлеп торуы балыкларга уылдык чәчү өчен уңайлы урын эзләргә комачау итә.

Безнең якның балык байлыкларын саклау өчен Татарстанның тугыз районында “Балык – булсын!” акциясе старт алды. Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре уылдык чәчү өчен суга ясалма урыннар төшерү ысулын эшләделәр – ул су төбенә якорь белән ныгытылган, тросларга эленгән нарат агачлары ботаклары гирляндасыннан гыйбарәт. Мондый субстратта уылдыкларның сакланышы 85-90 процентка күтәрелә.

Лаеш районында акция быелның 26 февралендә булдырылган яңа “Мишә тамагы” заказнигының көньяк-көнчыгыш территориясендә булды. Акцияне хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм табигатьнең аеруча саклана торган территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге район (районара) бүлеге җитәкчесе Николай Воробьев үткәрде. Лаеш балык заводы баш инженеры Юныс Яруллин җитәкчелегендә Лаеш балык участогының биш бригадасы эшләде. Һәр бригадага гирляндалары белән берәр километр трос бирелде.

Акциянең төп этабы әзер гирлянданы көймәгә куйгач башланды. Балык заводы хезмәткәрләре моторларны кабыздылар һәм Мишә тамагы ягына якындагы сай урынга юл алдылар. Уылдык чәчү субстраты белән беренче гирлянда менә шунда төшерелде.

Шундый бер уылдык чәчү урыны, мәсәлән, 56 килограмм чабак һәм 60 кг корбан белән тәэмин итә ала, ә аннан 70%ка кадәр балык продукциясе чыга. Шулай итеп 80 килограммга якын балык тотыла, базар бәясе якынча 4000 сумнан артык. Мондый акцияләрнең икътисади нәтиҗәсе ачык күренә

Чара турында тулырак материал һәм фотогалерея газета сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев