Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бар эш тә яхшы – теләгәнеңне сайла

Лаешның үзәк китапханәсендә үткән вакансияләр ярминкәсе эшсезләрнең генә түгел, хезмәт хакы югарырак булган яңа һөнәр алырга теләүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итте. Светлана ПЕТРОВА Автор фотосы Безнең районда эшсезлек дәрәҗәсе республикада иң түбәне - икътисади актив халыкның нибары 0,23 проценты. Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Пучкова биргән мәгълүматлар буенча, эшсезләр сыйфатында шәһәрнең...

Лаешның үзәк китапханәсендә үткән вакансияләр ярминкәсе эшсезләрнең генә түгел, хезмәт хакы югарырак булган яңа һөнәр алырга теләүчеләрнең дә игътибарын җәлеп итте.

Светлана ПЕТРОВА

Автор фотосы

Безнең районда эшсезлек дәрәҗәсе республикада иң түбәне - икътисади актив халыкның нибары 0,23 проценты.

Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Пучкова биргән мәгълүматлар буенча, эшсезләр сыйфатында шәһәрнең һәм районның 42 кешесе рәсми теркәлгән. Ә вакансияләр ярминкәсендә төрле зәвык һәм белем дәрәҗәсенә туры килүче вакансияләр тәкъдим ителде. Димәк, чыннан да эшләргә теләгән кеше үз күңеленә хуш килерлек шөгыль таба ала.

Сорау зур булган һөнәрләр: төзүчеләр, электриклар, тимерчеләр, машина йөртүчеләр, хат ташучылар. Шулай ук табиблар, укытучылар, баш ветеринарлар һәм агрономнар таләп ителә.

-Тар белгечләргә бик мохтаҗбыз, - дип сөйли Лаеш үзәк район хастаханәсенең кадрлар бүлеге начальнигы Татьяна Прохорова. - Безгә отоларинголог, окулист, инфекционист, педиатр, терапевт, район авылларында ачылган яңа ФАПлар өчен фельдшерлар кирәк. Яшь табибларга ипотекага 500 мең сум грант тәкъдим итәбез. Бу хастаханәгә яхшы табибларны җәлеп итәр дип өметләнәбез.

"Нәфис-Биопродукт" ЧҖҖнең кадрлар бүлеге Натэлла Ермолаева эре предприятиегә цех җитәкчеләре урынбасарлары, азык сәнәгате өлкәсендә ОТК контролерлары таләп ителү турында сөйләде.

Столбищедан "Инвэнт-Электро" предприятиесе күп хезмәткәрләр җыя. Монда электриклар һәм электромонтажчылар кирәк. Усадыдагы төрек фирмасында төзүчеләргә сорау зур. Казан май экстрактлау заводына лаборантлар, продукция кабул итүчеләр таләп ителә.

Шунысы игътибарга лаек: вакансияләр ярминкәсендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус квоталы эш урыннары тәкъдим ителде. Инвалидлар өчен һәрбер яңа булдырылган эш урыны өчен предприятие дәүләттән 72,6 мең сум акча ала, шуның өстенә әлеге белгечкә өч ел мәшгульлек гарантияләнә. Квоталы вакансияләрне берничә предприятие тәкъдим итте. "Лаеш" кошчылык комплексы 15 мең сумга кадәр хезмәт хакы һәм эшкә вахта автобусы белән йөртүне гарантияли. Инвалидлар өчен урыннар Лаеш техникумында, почта бүлекчәсендә, шәһәр һәм районның башка предприятиеләрендә булдырылган.

Уннарча лаешлы анкета тутырырга ашыкты һәм ярминкәдән киләчәккә билгеле бер план белән киткәндер дип өметләнәбез.

Мәсәлән, ике яшь кеше - җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә белгечләр, үзләренә туры килерлек берни таба алмадылар. Хәрәкәтләнүе кыен булган инвалид хатын-кызга бер вакансия дә туры килмәде, чөнки ул бары вахтер эшен генә эзли. Потенциаль хезмәткәрләрне хезмәт хакы түбән булу һәм эшкә һәр көнне озак барырга кирәк булу җәлеп итми.

Ярминкә нәтиҗәләре буенча 15 кеше шәһәр һәм район предприятиеләренә юллама алган.

-Бу 2015 елда өченче ярминкә инде, - дип йомгак ясады Татьяна Пучкова. -Алдагыларын без "Санта" санаториенда - Украина гражданнарының вакытлыча тору урынында үткәрдек. Уңай нәтиҗәләр бар. Шул ук вакытта без хезмәт базарындагы хәлне исәпкә алырга тырышабыз. Һәр кеше белән аерым эшлибез. Вакансияләр булганда чыннан да эшлисе килгән кешегә эш тапмау бик катлаулы. Әгәр эш эзләүчегә булыша алмыйбыз икән, яңа белгечлек аларга яки үз эшен ачарга тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево