Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Барыбыз да ГТОга

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" спорт комплексы нормаларын тапшыру торган саен популярлаша бара. Көндәшләрең белән ярышу, уңышка ирешү һәм, беренче чиратта, үзеңә күп нәрсәләргә сәләтле булуыңны исбатлау - нинди шәп! Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО зона спорт фестиваленә якындагы районнардан - Балык Бистәсе, Теләче һәм Питрәчтән төрле яшь категориясе вәкилләре килде. Лаеш...

"Хезмәткә һәм оборонага әзер" спорт комплексы нормаларын тапшыру торган саен популярлаша бара. Көндәшләрең белән ярышу, уңышка ирешү һәм, беренче чиратта, үзеңә күп нәрсәләргә сәләтле булуыңны исбатлау - нинди шәп!

Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы ГТО зона спорт фестиваленә якындагы районнардан - Балык Бистәсе, Теләче һәм Питрәчтән төрле яшь категориясе вәкилләре килде. Лаеш районы башка командалардан матур форма белән аерылып торды. Иң өлкән катнашучы - Татар Янтыгыннан Рәшит Шәрәпов. 4 гыйнварда аңа 70 яшь тулды.

Мондый пландагы чара бездә беренче тапкыр үтте. Ярышлар берничә мәйданда булды: чаңгы узышлары - Россия чаңгы юллары үткәрү урынында, йөзү - "Кама" спорт комплексында, пневматик винтовкадан ату - Лаешның 2нче мәктәбе спорт залында. Калган төрләр - Лаеш спорт мәктәбе спорт залында. Ул көнне кемгәдер уңыш елмайды, кемгәдер елмаймады. Әмма барысы да югары нәтиҗәләргә омтылды.

Кояшлы көн, талгын җилдә җилфердәгән ачык төстәге флаглар - барысы чаңгы узышының уңышлы булуына өметләндерде. Лаеш техник-икътисад техникумы укытучысы Андрей Чучканов үз нәтиҗәләреннән канәгать.

-Күптәннән болай чапканым юк иде, - диде Андрей Геннадьевич. - Биш километрны 19 минут 39 секундта үттем. Көндәшләрем дә лаеклы булды, аеруча беренче икесе. Дүртенчесе гел минем арттан чапты, узып китәргә омтылды. Әмма моны эшли алмады. Шулай да мин финишка алдан килдем.

-Безнең районда сәламәт яшәү рәвеше актив пропагандалана, - дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары, милли билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы Елена Михайлова. - Спорт белән шөгыльләнү һәм ГТО нормалары тапшыру көн үзәгендә. Безгә зона ярышлары үткәрү бәхете елмайды. Аларга җитди әзерләндек. Муниципаль дәрәҗәне үткәрдек, аның нәтиҗәсендә иң көчле, иң җитезләрне сайлап алдык. Лаешта йөзү бассейны булу нинди яхшы, ел әйләнәсе өйрәнү мөмкинлеге бар. Бу ярышлар спорт белән шөгыльләнү өчен яшьнең әһәмияте булмауны тагын бер кат исбатлады. Проблемалар да бар,әлбәттә, ГТО нормалары тапшыру әлегә яңалык, кешеләр ничек эшлисен белмиләр. Мәсәлән, әзерлекле хөкемдарлар җитми, аларның квалификациясен даими күтәрү кирәк.

Җиңүчеләрне бүләкләү вакытында һәр яшь категориясендә Лаеш спортчылары фамилияләре яңгырады. Гомумкоманда исәбендә безнең район беренче урын алды.

Тулырак мәгълүматны һәм ярышлардан фоторепортажларны газета сайтының "Спорт" рубрикасыннан карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район ГТО