Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Батырларча сугышкан һәм намуслы эшләгән

Бөек Ватан сугышы ветераны Наумова Прасковья Федоровнаның юбилее булды. Аңа 95 яшь тулды. Аны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, "Алтын көз" үзәге директоры Ольга Башкирова, авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова, укытучылар һәм укучылар, аның коллегалары һәм дуслары котлады. Прасковья Федоровна 1922 елның 7 маенда...

Бөек Ватан сугышы ветераны Наумова Прасковья Федоровнаның юбилее булды. Аңа 95 яшь тулды.

Аны район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов, "Алтын көз" үзәге директоры Ольга Башкирова, авыл җирлеге башлыгы Ольга Чумарова, укытучылар һәм укучылар, аның коллегалары һәм дуслары котлады.

Прасковья Федоровна 1922 елның 7 маенда Куйбышев районында туган. 1939 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә.

1942 елда егерме яшьлек кыз фашистларга каршы сугышка җибәрүләрен сорап хәрби комиссариатка килгәч ир-егетләр елмаялар гына - ул ябык һәм кечкенә буйлы була: авырлыгы 48 килограмм, буе 148 см. Аңа Дюймовочка диләр - бу бик тә тәңгәл була.

-Нинди сугыш сиңа? - Прасковья шундый җавап ала.

Әмма кыз тешләгән җирендә өзә һәм хәрәкәттәге частькә барып җитә.1942 елдан 1945 елгача аерым Мәскәү армиясендә сугыша. Радист, ефрейтор батырларча сугыша, моның өчен Жуков һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Германияне җиңгән өчен" медале белән бүләкләнә.

Тыныч тормышта да намуслы хезмәт итә. "Приволжский", "Октябрьнең 25 еллыгы исемендәге", "Новый мир" һәм "Россия" совхозларында зоотехник булып эшли. Дәүләт хезмәтчәнне "Намуслы хезмәте өчен" медале белән бүләкли. Аның хезмәт стажы 40 елга якын.

Хәзер сугыш ветераны Урта Девятовода яши. Ул көр күңелле, укырга ярата. Дөньяда ниләр булуы белән кызыксына.

-Иң мөһиме - ул тынычлык, - дип исәпли Прасковья Федоровна. Аны юбилее белән котларга килгән мәктәп балаларына ул яхшы укырга наказ бирде.

Татьяна Борһанова юбилярга район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән бүләкләр бирде, шулай ук Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлауларын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район