Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бергә ял итү күңелле

Үткән якшәмбедә Кирпеч Заводы урамында яшәүчеләр урам көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм "Сабантуй" территориаль җәмәгать үзидарә рәисе Надежда Генералова инициативасы белән һәм аңа һәрчак ярдәмгә килүче активистлар тырышлыгы белән үтте. Марина Шастина, Надежда Шастина, Зөһрә Лезина ... Территориаль җәмәгать үзидарә эшендә актив катнашучы лаешлыларны күп санап китәргә була. Мөгаен , шуңа...

Үткән якшәмбедә Кирпеч Заводы урамында яшәүчеләр урам көнен бәйрәм иттеләр.

Бәйрәм "Сабантуй" территориаль җәмәгать үзидарә рәисе Надежда Генералова инициативасы белән һәм аңа һәрчак ярдәмгә килүче активистлар тырышлыгы белән үтте.

Марина Шастина, Надежда Шастина, Зөһрә Лезина ... Территориаль җәмәгать үзидарә эшендә актив катнашучы лаешлыларны күп санап китәргә була. Мөгаен , шуңа күрә дә урам көннәре күңелле үтәдер. Аларга яшәүчеләрнең яртысы диярлек җыела.

-Безгә мондый бәйрәмнәр ошый. Монда уйнарга, биергә була, - дип үз фикерләрен җиткерделәр Лаешның 2нче мәктәбе укучылары Гадел һәм Артем.

Көн салкын булуга да карамастан, Кама яр буенда (ә Крипеч Заводы урамы елгага туры төшә) ул көнне музыка, җырлар, шигырьләр, көлгән авазлар яңгырады. Кайнар чәй, уңган хуҗабикәләр әзерләгән табындагы өйдә пешкән пирожкилар, салатлар һәм башка тәм-томнар бик тиз юкка чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район