Безгә фермер булу ошый
Хәзер "Зарипов" КФХда 28 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 15 савым сыер, дүрт тана, бер җитештерүче үгез һәм симертүдә сигез үгез. Ә барысы берничә дистә каздан башлана. Ирле-хатынлы Люция һәм Эдик Зариповлар Кече Елгага күптән түгел күчеп кайтканнар. Хатыны "Спартак" аяк киемнәре фабрикасында, ире медицина инструментлары заводында эшләгән....
Хәзер "Зарипов" КФХда 28 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 15 савым сыер, дүрт тана, бер җитештерүче үгез һәм симертүдә сигез үгез. Ә барысы берничә дистә каздан башлана.
Ирле-хатынлы Люция һәм Эдик Зариповлар Кече Елгага күптән түгел күчеп кайтканнар. Хатыны "Спартак" аяк киемнәре фабрикасында, ире медицина инструментлары заводында эшләгән. Эдик Гаянович авылда үскән,аны авыл тормышы тарткан.
-Мин дә мондагы кешеләрдән түгел, - дип сүзгә кушыла хуҗабикә. - Масловкада туып үстем. Безнең гаилә күп квартирлы йортта яшәде, шуңа күрә минем мондый хуҗалык алып бару тәҗрибәм юк иде. Иремнең шәһәрдән күчәргә хыяллануым күрдем, әти-әнием Кече Елгада төпләнгәч Эдикка монда кайтырга тәкъдим иттем.
Кредит алдык, зур булмаган өй сатып алдык. Эшкә урнашу мәсьәләсе барлыкка килде һәм гаилә башлыгы казлар үстерергә киңәш итте. Беренче елда 50 каз, икенче елда - 100, өченчесендә - 500.
-Эшли алуыбызга ышандык. Шул чакта сыер һәм биш үгез алырга булдым, - дип искә төшерә Эдик. - Икенче елда тагын өч сыер, аннан тагы өчне алдык. Шулай итеп көтү артты. Үгезләрне иткә симерттек. Ә аннан сөт продуктлары белән генә шөгыльләнергә хәл иттек.
Ул кадәр терлек асрау тәҗрибәсе булмый. Люция укырга керергә һәм ветеринар булырга тели, әмма кызганычка каршы, бу белгечлек буенча читтән торып уку бүлеге булмый. Сынау һәм ялгышлар алымы белән өйрәнәләр. Сыерлар бозаулаганда проблемалар була, тәҗрибәләре булмау сәбәпле бер сыерны коткара алмыйлар.
-Хәзер сыерлар бозаулаганда чиратлап дежур торабыз, - дип сөйли хуҗабикә. - Бозауларны шунда ук махсус бүлеккә урнаштырабыз.
Ул сыер абзарын күрсәтте, анда башта күркәләр тотканнар. Сөт продуктлары җитештерергә хәл иткәч бераз үзгәртеп коралар.
-Барысын үз кулларыбыз белән эшләдек. Автомат су эчергечләр куйдык. Кышлый монда җылы, футболкадан йөрибез. Хәзер монда безнең шартларга ияләшсеннәр өчен яңа сыерларны тотабыз. Ә менә монысына җәза бирдек, сугыша, - дип фермер ак сыерны күрсәтте, ә анысы гаепсез күзләре белән безгә карый, әйтерсең сүзнең үзе турында баруын аңлый. - Сыерлар бер берләре белән мөнәсәбәтләрен ачыклыйлар. Аларның үз дөньялары. Һәркайсының үз характеры, кешеләрнеке кебек үк. Минем яратканым - Файка. Ул бик тә кыргый, куркак иде, ә мин аны өйрәттем.
Көтүнең продуктлылыгын арттыру өчен Зариповлар нәселле терлекләр генә сатып алалар. Узган елда өч сыер алганнар. Быел Киров өлкәсеннән биш чибәркәй алып кайтканнар. 600 меңнән артык акча тотканнар, ләкин үкенмиләр: мул савым көтәләр.
Барлык подукцияне Казанда һәм Петровский поселогында саталар. Анда атнасына өч тапкыр баралар. Сөтне литр ярымлы яңа шешәләргә салалар.
-Безне анда яхшы беләләр һәм көтеп алалар. Тиз арада сатып та бетерәбез, - диде горурланып Люция. - Продукциянең сыйфатын гарантиялибез. Сөтне Лаеш ветлабораториясенә тикшерүгә даими тапшырабыз, базарда да тикшерәләр.
Алар сөт, каймак, эремчек саталар. Аны күп нәрсәләргә авылда үскән ире өйрәткән.Бергәләп май һәм эремчек ясау серләрен үзләштергәннәр. Ә менә сыр ясарга хуҗабикә үзе өйрәнгән.
-Максатка ирешү өчен шактый сөт әрәм иттем, әмма килеп чыкты- дип елмая фермерша. - Интернет ярдәм итте.
Кайчакта:"Сезгә нәрсәгә бу? Сез яшьләр бит әле!" - диләр. Безгә бу эш ошый. Ничек инде бу чибәркәйләрне яратмыйсың ди!
Аларның бар фермасы 17 сутыйда урнашкан, тракторлары, машиналары, сепараторлары, май язу җайланмасы бар. Быел электр көтүче алганнар. Савым көтүне арттырырга телиләр.
-Әгәр җир бирсәләр 25 савым сыер асрар идек, - дип үз уйлары һәм өметләре белән уртаклашты Эдик Гаянович.
Аның әйткәннәре чынга ашсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев