Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең балалар җәйне ничек уздыралар

Җәй - барлык балаларның иң яраткан ел фасылы. Әлбәттә, әти-әниләрнең күбесе үз балаларын каядыр диңгезгә җибәрергә хыяллана. Әмма Лаеш районында да каникул чорында балаларны җәлеп итеп була. Җәйге чорга әзерлек күпкә алдан башланган. 2017 елга савыктыру чорына эш планы эшләнгән. Районның барлык мәгариф учреждениеләренә балаларның җәйге ялын үткәрү турында тиешле...

Җәй - барлык балаларның иң яраткан ел фасылы. Әлбәттә, әти-әниләрнең күбесе үз балаларын каядыр диңгезгә җибәрергә хыяллана. Әмма Лаеш районында да каникул чорында балаларны җәлеп итеп була.

Җәйге чорга әзерлек күпкә алдан башланган. 2017 елга савыктыру чорына эш планы эшләнгән. Районның барлык мәгариф учреждениеләренә балаларның җәйге ялын үткәрү турында тиешле мәгълүмати-аңлату документлары җибәрелгән.

-Кадрлар сайлауга һәм әзерләүгә зур игътибар бирдек, - дип әйтеп үтте мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Марина Шастина. - Санитар-гигиеник минимум һәм суда иминлекне тәэмин итү буенча МЧС белгечләре педагогик состав белән инструктаж үткәрделәр.Кыен тормыш хәлендә калган балаларның ялын тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрелде.

Җәй башыннан Лаеш районында мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары эшли башлады, балалар спорт мәйданчыклары эшли.

-Бишенче июньнән ун мәктәп яны лагеры эшли башлады, аларда балалар көндез булалар, барлыгы 504 бала йөри. Смена 21 көн. Путевка бәясенең 85%ын төбәк бюджеты субсидияли, - Марина Дмитриевна менә нинди саннар китерде. - Бу атнадан мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерьлары эшли башлый. Аларның барысы җиде, 140 балага исәпләнгән. Путевкаларны дәүләт тулысынча субсидияли. Сигез торак пунктта яшәү урыны буенча 195 бала өчен уен һәм спорт мәйданчыклары оештырылды.

1нче гимназиянең "Веселый светофор" мәктәп яны лагерына юл алабыз. Балаларның көне зарядкадан башлана. Саф һавада күңелле музыка астында малайлар һәм кызлар зарядка ясыйлар.

-Безнең лагерьда 100 бала, - дип сөйли лагерь начальнигы Светлана Кузовова. - Барысын өч отрядка бүлдек. Атнасына алты көн 8.30дан 14.30га кадәр эшлибез. Әти-әниләр гаризалары елдан ел арта, монда ял итәргә теләүчеләр күп. Лагерь эшенә 12 педагог җәлеп ителде.

Физик күнегүләрдән соң балалар иртәнге ашка киттеләр. Ул арада Светлана Вячеславовна сүзне дәвам итә.

-Барысы балаларга мөмкин кадәр кызыклы булсын өчен оештырыла, - дип сөйли лагерь начальнигы. - Һәр көнне нинди дә булса тематик чара үткәрелә. Монда безгә китапханә һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге ярдәм итә. Мәдәният йортына концертларга барабыз. Спорт ярышлары үткәрәбез. Иминлек турында да онытмыйбыз: ЮХИДИ һәм ГИМС хезмәткәрләре безгә килеп профилактик әңгәмәләр уздырдылар. Монда балаларга бик ошый.

Лаешның 2нче мәктәбенең "Солнышко" лагерында да вакыт күңелле уза.

-Лагерьга 90 укучы йөри, - дип сөйли лагерь начальнигы Галина Иванова. - Без аларны дүрт отрядка бүлдек. Көн барлап чыгудан башлана, аннан соң - зарядка. Ә аннан расписание буенча иртәнге аш. Аштан соң спорт уеннары, мәдәни һәм танып белү занятиеләре, төшке аштан соң тәрбия эшләре дәвам итә. Лагерьда көн 8дән 14 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Бәлки быел җәй без теләгәнчә эссе һәм кояшлы да түгелдер, әмма балалар шат, бәхетле. Туган шәһәребездә дә вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район