Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Безнең барыбызны әни туплап тора”

Сокурыда яшәүче хезмәт ветераны Мария Шильниковага апрельдә 90 яшь тулды.

Мария Георгиевна – тамыры белән Сокуры крестьянкасы. Сугышка кадәр дүрт сыйныф тәмамлаган. Ул елларда Сокуры балалары Олы Кабан мәктәбендә укыганнар, ә анда бару өчен турыдан җиде километр юл үтәргә кирәк. Ә 1941 елда уку икенче планга күчә – мәктәп балаларын кыр эшләренә җәлеп итәләр. Борчак җыярга, ашлык тутырып аларның авызын тегәргә җибәрләр.

Сугыш беткәндә Машага унҗиде була. Ике елдан ул үз авылдашы Николайга кияүгә чыга. 1948 елда, беренче балалары тууга, ирен дүрт елга армиягә алалар. Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итә.

-Ул чакта мин аның карт әти-әнисе белән яшәдем. Әби белән бабай улым Васяны карадылар, аны имезергә эш урынына алып килделәр. Минем өчен кеше эшләми бит. Аны ашаткач – өйгә алып китәләр. Бар яшь гомерем колхозда хезмәт көненә-таякка эшләп узды, - дип искә ала Мария Георгиевна.

Шильниковлврның биш балалары – ике малайлары һәм өч кызлары туа. Алар барысын үстергәннәр, укытканнар, белем биргәннәр. Аннан оныклар, оныкчыклар киткән, ә алары 17. Әле күптән түгел генә оныкчыклары сабыйлар белән сөендерә башлаганнар, алары икәү инде. Барысы Мария Георгиевна янына җыелалар. Туган көннәргә 25әр кеше була.

-Элек җәй буе без, тугыз оныгы, әбидә яшәдек, - дип сөйли оныгы Надежда Козина. – Үзара әрләштек тә. Иртән торуга әби кабартма пешереп куя. Ул безне бакчада эшләргә, өйне тәртиптә тотарга, кул белән кер юарга  өйрәтте – кер юу машиналары юк иде. Ә төштән соң без иректә, үз эшебез белән шөгыльләндек. Безгә бергә күңелле иде.

Әнигә үзен 90 яшьлеге белән котлаулары ошады,–дип уртаклаша Мария Георгиевнаның кызы  Нина Волкова. – Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков килде. Бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар. Йон юрган бүләк иттеләр. – Һәм дәвам итә: - Безнең әти-әниләр яшь чакларында һәрчак эштә булдылар. Сынмадылар, сыгылмадылар, хәтта өс-аяк киеме такы-токы булганда да. Без барыбыз әни янәшәсендә яшибез. Ул безне җыеп, туплап тора.

Нина Волкова:”Әниебез гомере буе бал корта кебек эшләде. Әти белән алар һәрчак безгә ярдәм иттеләр, үзләре беркайчан ял итмәделәр”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Татарстанда