«Безнең туганнардан гына да фронтта җиде кеше һәлак булды»
Сугыш миллионлаган кеше гомерен алып китә. Әтиләре фронттан кайтмаган ятим балалар күпме калды! Күпме кеше хәбәрсез югалды! Мин моны ишетеп кенә белмим.
Безнең туганнардан гына да фронтта җиде кеше һәлак булды: әтием Кузьмин Федор Тихонович, әниемнең ике абыйсы, кайнатам һәм әтиемнең өч абыйсы.
Сугыш башланганда миңа өч айга якын, апама ике яшь, өлкән абыйга тугыз яшь була. Әни, ул авыр еллар турында сөйләгәндә, һәрчак елый иде.
Әби-бабайларыбыз юк иде – әти-әнием ятим була. Әни кечкенә балалар белән берүзе генә калса да, аны урман эшләренә, терлек азыгы әзерләүгә, фермага җибәрәләр. Эш көне иртә таңнан башлана, кич белән соң гына тәмамлана. Барлык йорт мәшәкатьләре, безне, сабыйларны кайгырту, үзе дә бала гына булган абыебыз иңнәренә төште.
1942 елда безнең йортка коточкыч хәбәр килде: әтиебез хәбәрсез югалды диелгән иде. Без әлегә кадәр аның язмышын белмибез. Әтинең абыйлары да фронттан кайтмый. Григорий абыйның һәлак булган урыны гына билгеле. Ул диңгезче була, су асты көймәләрен миналардан арындыра, сугышның соңгы елында һәлак була. Мәскәү астында сугышта һәлак булган Александр абыйның һәлак булган урыны якынча билгеле иде.
Каенатам - 1942 елда Ростов өлкәсенең Краснокутская станицасында бәрелештә һәлак булган политрук Степан Афанасьевич Беляев фронттан әйләнеп кайтмый.
Узган елның декабрендә безнең абый - кызылармияче Александр Тихонович Игнатьев табылуын хәбәр иттеләр. Мондый хәбәрне белүнең нинди шатлык һәм бәхет булуын сүзләр белән аңлатып булмый. Абый фронтка киткәндә, аның биш баласы кала. Кече кызына дүрт яшь була. Без Казанга, абыебызның оныгы Вячеслав Пшеничниковка медальон тапшыру тантанасына килгән эзтабарлар төркеме егетләренә бик рәхмәтле.
Безгә, сугыш елларында туган балаларга, сугыштан соң да җиңел булмады. Башлангыч сыйныфларда безне башаклар җыярга җибәргәннәрен хәтерлим, без аларны колхозга тапшыра идек. Яз көне черек бәрәңге җыйдык. Әни аны киптерә һәм коймак пешерә. Урып-җыю вакытында җәйге каникулларда ел саен амбарда эшләдек, ашлык сортладык, әле тагын өй эшләре, бакча да бар иде. Унынчы сыйныфтан соң Кошчак җәнлек совхозында эшләдем, аннары институтта укыдым. 1965 елда аны тәмамлаганнан соң, Питрәч районы комсомол райкомының икенче секретаре, ә 1967 елда Лаеш районы комсомол райкомының беренче секретаре итеп сайландым. ВЛКСМ обкомының беренче секретаре Р.К.Беляевка, минем әнием, абыем һәм барлык туганнарым яшәгән туган Лаеш ягыма кайту үтенечемне канәгатьләндерүе өчен бик рәхмәтлемен. Остазларымны, партия райкомы хезмәткәрләре Н.А.Катушенок, В.И.Зотагинаны, оештыру бүлеге мөдире А.М.Митрофановны рәхмәт сүзләре белән искә алам. Аларга төрле үтенечләр, сораулар белән мөрәҗәгать итәргә, ярдәм һәм яхшы киңәш алырга мөмкин иде. Урыннарда комсомол секретарьларына совхоз һәм колхоз директорлары Г.Г.Вафин, У.Х.Вәлиуллин, М.И.Романычев һәм башкалар зур ярдәм күрсәттеләр. Комсомол активы - Т.М.Мизинова, Л.В.Лебедева (Коляжова), В.П.Гусев һ. б. бик яхшы сайлап алынган иде. Комсомол «Кама ягы» газетасы редакциясе хезмәткәрләре Нина Романова, В.П. Журавлева белән тыгыз элемтәдә торды. КДУ студенты Валерий Беляев зур ярдәм күрсәтте, ул үз мәкаләләрендә комсомол һәм яшьләр тормышын хезмәт коллективларында чагылдырды. Ай саен газетада «Комсомольская юность моя» бите чыга иде. Башлангыч оешмаларда яшь укытучылар Тарасов А.П. (Державино), Панфилов Н.В., Беспалова Т.В. (25 Октябрь поселогы) яшьләр белән зур эш башкарды, бу эштә азат ителгән секретарьлар Спирягин А. (Никольский), Андронов В.П. (Столбище) һәм башкалар катнашты.
Хәрби-патриотик тәрбия белән РВК хезмәткәре Җәмил Гыйниятуллин шөгыльләнде. Ул ел саен балалар белән «Аҗаган» хәрби уенын үткәрде. Лаеш командалары республика һәм союз конкурсларында даими катнаштылар. Псков шәһәрендә узган союз ярышларында балалар йорты яшьармиячеләре өченче урынны яуладылар. Җәмил Гыйниятуллин хатыны, шәфкать туташы Луиза белән балалар йорты командасын ярышларга озатып йөрде.
«Хәтер Китабы»н булдыруга китапханә хезмәткәре Ян Гайдукевич зур өлеш кертте. Без аны яратып «тере энциклопедия» дип атый идек. Ул туган як тарихы буенча бик бай материал туплады. Ул чакта, 60 нчы елларда, комсомол эшендә төп юнәлеш революцион, хәрби һәм хезмәт традицияләре нигезендә тәрбия бирү булды. Революциядә катнашкан Тагашев, Воронкин, Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм хезмәт батырлары белән даими очрашулар уздырдык. Бөек Ватан Сугышы Герое, очучы Михаил Девятаев белән очрашу аеруча кызыклы булды. Аның самолетны әсирлектән алып китү турындагы кызыклы хикәясе беркемне дә битараф калдырмады.
Җиңүнең юбилей елында хәрби-патриотик тәрбия бирү кебек мөһим юнәлеш буенча эшне көчәйтергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев