Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Бурычлы” операциясе

Бар республикадагы кебек, Лаеш районында да, 20сеннән 30 ноябрьгә кадәр "Бурычлы" оператив-профилактикалау операциясе үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бирелгән административ штрафларны явыз ният белән түләмәүче машина йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар оештыралар. Бу гражданнар РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча административ...

Бар республикадагы кебек, Лаеш районында да, 20сеннән 30 ноябрьгә кадәр "Бурычлы" оператив-профилактикалау операциясе үткәрелә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен бирелгән административ штрафларны явыз ният белән түләмәүче машина йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар оештыралар. Бу гражданнар РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылалар, ә ул 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуны күздә тота. Нәтиҗәдә аларга беренче штраф күләменнән өч мәртәбә артык суммада түләргә туры киләчәк!

-Тәртипле машина йөртүчеләр штрафларда экономиялиләр, - ди Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов. - Беренчедән, алар кагыйдә бозмыйлар. Икенчедән, әгәр шундый хәл була калса, административ штрафларны карар кабул ителгәннән соң 20 көн эчендә түләргә тырышалар. Бу очракта алар 50%ка кадәр экономиялиләр, чөнки штраф суммасы ике тапкыр кими.

Фото- яки видеокамералар теркәгән административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча карарлар күчермәсен алу уңайлы булсын өчен интернеттан файдаланырга була. Моның өчен WWW.000gibdd.tatarstan.ru. сайтына мөрәҗәгать итү кирәк, анда "Помощь водителю" вкладкасында кирәкле барлык мәгълүматны табарсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район