Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чын күңелдән ихтирам һәм ярату белән

Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган концертка килүчеләр өчен район мәдәният йорты тамашачылар залына өстәмә урындыклар куярга туры килде. Лаешка бәйрәмгә кешеләр районның төрле почмакларыннан җыелдылар. Килүчеләрне Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев котлады. Алар гомернең алтын чоры вәкилләрен котладылар һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга рәхмәт хатлары...

Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган концертка килүчеләр өчен район мәдәният йорты тамашачылар залына өстәмә урындыклар куярга туры килде.

Лаешка бәйрәмгә кешеләр районның төрле почмакларыннан җыелдылар. Килүчеләрне Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев котлады. Алар гомернең алтын чоры вәкилләрен котладылар һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырдылар. Хафизовлар гаиләсенең укытучылар династиясен һәм табиблар Расческовлар династиясен зурладылар, аларны зал аягүрә алкышлады.

Районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов өлкәннәргә үз теләкләрен җиткерде. Аларга нык сәламәтлек һәм күңелләре яшь калуын теләде.

Бәйрәм концерты яшь һәм өлкән пар башкаруында вальс белән башланды. Бәләкәчләр һәм мәктәп укучылары әбиләр һәм бабайлар турында шигырьләр укыдылар. Анжелика Аракелян, Марина Карпова, Александр Агеев, Вәсимә Хәкимова һәм Фидаил Вәлиуллин башкаруында рус һәм татар телендә җырлар яңгырады. Тамашачылар "Танюша" һәм "Экспромт" хореография коллективлары бию композицияләрен аеруча җылы кабул итте. Валентина Клюшинаның шаян такмакларына кушылып җырладылар да. "Камские зори" ветераннар хоры чыгышы бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр. Мангал, ачык төстәге күлмәкләр, бакчачыларның чуар баш киемнәре һәм хорда катнашучыларның яңгыравыклы тавышлары алкышларга күмелде.

Концерт бер тында үтте. Тамашачылар залдан чыкканда бер-берләрен бәйрәм белән котладылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район